Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

22 май 2020 ел 17:36
Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Пакъстанда самолетның автоһәлакәткә юлыгуы сәбәпле үлгән пассаржирларның якыннарының кайгысын уртаклаша: 

"Бүген Пакъстанда зур фаҗига – пассажирлар белән тулы самолет һәлакәткә юлыга. ММЧ йөзгә якын яки аннан да күбрәк кешенең гомере өзелде дип, хәбәр бирә. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу фаҗигадә якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Россия һәм Татарстан мөселманнары бу югалту ачысын уртаклаша, дин кардәшләргә кыюлык һәм ныклык тели. Догаларыбыз моның иң яхшы чагылышы булыр: Аллаһы Тәгалә һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык һәм көч бирсен! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз", - ди Татарстан мөселманнары башлыгы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы