“Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясенә Татарстан районнары кушылды. Чүпрәле мөхтәсибәте 1,7 тонна кәгазь җыйды

25 июнь 2020 ел 11:02
“Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясенә Татарстан районнары кушылды. Чүпрәле мөхтәсибәте 1,7 тонна кәгазь җыйды

Татарстанда макулатура җыю буенча 1-нче июньнән башланып киткән “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Шунысы куанычлы: башлангычта республиканың төрле почмакларында эшләп килгән мәчет мәхәлләләре актив катнашты. Хәзерге вакытта, Казан шәһәреннән кала, акциядә зур активлык белән Чүпрәле, Арча, Чистай, Бөгелмә, Әгерҗе, Кайбыч, Спас һәм Әлки районнары катнашты. Алар ярдәме белән бүгенге көндә барлыгы 5 тонна макулатура җыелды. Моңа, мисал өчен, иң саллы өлешне Чүпрәле мөхтәсибәте кертте — районның 20 мәчете катнашында биредә 1760 кг кәгазь тупланды. Кәгазь тапшырудан кергән акча Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” фондына җибәреләчәк һәм авыру балаларны дәвалау өчен тотылачак.

Макулатураны җыю барышында оештыручылар тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелә.

Әлеге зур нәтиҗәләргә ирешү серләре, кәгазь җыюны оештыру нечкәлекләре хакында район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов таныштырып узды:

– Җәйнең беренче көннәреннән әлеге изге эштә халыкны актив катнашуны чакырып, баннер ясаттык һәм аны һәрбер мәхәлләгә имамнар аша тараттык. Имамнар исә, үз чиратында, үзләренең көндәлек эшчәнлекләрендә (намазларда, мәет озатулар һ.б.) игълан бирделәр. Белдерүләр шулай ук Чүпрәле мөхтәсибәтенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларына, район газетасының "Дин һәм хәят" сәхифәсенә урнаштырылды. Мәхәллә халкы укылган газета-журналларны, кирәкмәгән китапларны, кәгазь пакетларны һәм тартмаларны җыеп, мәчетләргә алып килде. Иң мөһиме – катнашу, адәм балаларының күңелләренә йомшаклык салу, халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә игътибарлы булырга юнәлтү. Шул рәвешчә безнең һәрберебез кәгазьләрне исраф итүдән саклана ала. Акция 1 июльгә кадәр дәвам итә. Изге эштә катнашкан барлык райондашларга зур рәхмәт!

Шунысы әһәмитяле, быел акция кысаларында Аллаһ исемнәре язылган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелгән китап һәм кәгазьләр аерым җыела. Мөфтиятнең “Muslimvol” мөселман хәрәкәте яшьләре аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләрне аерып алып шәригать таләпләре буенча яндырачак. Татарстанлылар мөфтияткә беррәттән гарәпчә һәм иске имля белән язылган борынгы китаплар да китерә. Алар өйрәнү өчен белгечләргә тапшырыла. Кирәксез китап-кәгазьләр махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылачак.

Макулатураны Габдулла Тукай ур., 89 йортка эш көннәрендә 9.00-дан 17.00 сәгатькә кадәр китерергә була.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18;  +7(927) 033-31-42.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы