“Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм акциясенең нәтиҗәләре билгеле

03 июль 2020 ел 09:00
“Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм акциясенең нәтиҗәләре билгеле

Бүген, Зөлкагъдә аеның 12-нче көнендә (3 июльдә), Диния нәзарәтендә “Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм акциясенең нәтиҗәләре мәгълүм булды.
Искә төшереп узыйк, җәйнең беренче көнендә мөфтият “Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм макулатура җыю хәйрия акциясен игълан иткән иде. Акция 2020 елның 1 июленә кадәр дәвам итте. Бу елгы акциянең әһәмиятле үзенчәлеге − Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр очраган китап һәм кәгазьләр кабул ителеп, оештыручылар аларны шәригать кануннары буенча яндырып утильләштерде. Кәгазьләрне аеруда 18-дән 60 яшкә чаклы 15 волонтер катнашты. Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, авырудан саклану чаралары кулланылды.
Казаннан кала акциягә Татарстанның Чүпрәле,  Арча, Чистай, Әгерҗе, Спасс, Саба, Кукмара, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Шулай итеп, барлыгы 8 тонна кәгазь җыелды. Аларның 7,2 тоннасы (аять-хәдисләр очраганнардан башка) махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылды. Макулатура өчен 41416 сум акча алынды. Әлеге акча Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды карамагында булган авыр хәлдәге балаларны дәваларга юлланачак.
Әйтеп узыйк, татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да китерделәр. Алар өйрәнү һәм электрон форматка кертү өчен Диния нәзарәте белгечләренә тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы