Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин белән очрашты

16 июль 2020 ел 14:53
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин белән очрашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 25-нче көнендә (16-нчы июльдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин булды. Шәрәфле кунакны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Казанга бүген мөфтияттә татар көрәшен үстерү мәсьәләләренә багышланган конференция уңаеннан килде, һәм бу аның мөфтияткә беренче генә сәфәре түгел. Моңа кадәр ул Татарстан башкаласына ел саен мөфтиятебез тарафыннан үткәрелүче Ш.Мәрҗани исемендәге Россиякүләм ярышларда катнашу өчен башкорт джитсерлары командасы белән килгән иде. Айнур хәзрәт Биргалин шулай ук Казанга – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Башкортстан мөфтие булып сайланганчы да берничә тапкыр эш сәфәре кылды.

Беренче чиратта, ике тугандаш мөфтият җитәкчеләре көрәш буенча конференция нәтиҗәләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Очрашу тәмамланганнан соң, журналистлар белән әңгәмәдә Айнур хәзрәт Биргалин татар-башкорт көрәшен үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, башкорт һәм татар халкы ныклы тугандаш кардәшлек җепләре белән бәйле – “аларны аерым карау мөмкин түгел”. Моннан тыш, ул ике мөфтиятнең һәм шәхсән Камил хәзрәтнең ике тугандаш халыклар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калуда һәм үстерүдәге ролен ассызыклады. «Шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы хезмәттәшлек үзара ярдәмләшеп күп юнәлешләр буенча алып барыла», – диде Айнур хәзрәт һәм Татарстан мөфтиенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсеннән, аерым алганда, дәреслекләрне һәм махсуслашкан массакүләм мәгълүмат чараларын нәшер итү, Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен әзерләү мөмкинлеген тудырганы өчен рәхмәтен белдерде.

Сүз уңаеннан, Айнур хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын башкорт телендә әзерләү барышы турында сөйләде. Аның электрон файлларын Камил хәзрәт узган елны Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырган иде. Бүгенге көндә Башкортстан мөфтияте тарафыннан башкорт телендә шуңа охшаш проектны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзелә.

Сүз уңаеннан, ике мөфтинең бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча Коръән мәгънәләренең татар телендәге тәрҗемәләре 600 данәдә Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте мәчетләренә махсус рейс белән җибәрелде.

Әлеге махсус тираж мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Туган тел елы кысаларында татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләренә җибәрү өчен бастырылды. Шулай итеп, махсус тиражны беренче булып Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте мәчетләре алачак.

Моннан тыш, очрашу барышында ике төбәк мөселманнары Диния нәзарәтләре мөфтиләре Татарстанда һәм Башкортстанда исламны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты, Рамазан йомгаклары һәм пандемия шартларында мөфтиятләр эшчәнлеге, алда торган Корбан бәйрәмен үткәрү турында сүз алып барды. Очрашу ахырында Камил хәзрәт Айнур хәзрәтне ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе территориясе белән таныштырды, шул исәптән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә төзекләндерү эшләре барышы турында сөйләде.

Җитәкчеләр хезмәттәшлекне алга таба да ныгыту турында килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы