«Хозур» нәшрият йорты Әл-Курсавиның “Гыйбадәт кылучылар өчен нәсыйхәтләр” китабын бастырды

28 июль 2020 ел 12:17
«Хозур» нәшрият йорты Әл-Курсавиның “Гыйбадәт кылучылар өчен нәсыйхәтләр” китабын бастырды

ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты бөек татар галиме Әбүннәср Гәбденнәсыйр бине Ибраһим Әл-Казани Әл-Курсавиның гарәп телендә «Иршәд лил-гыйбәд» (“Гыйбадәт кылучылар өчен нәсыйхәтләр”) китабын бастырды.

Бу китап татар халкы дини мирасының иң якты мисалларының берсе булып тора. Әлеге хезмәттә бүгенге көнгә кадәр актуаль булган бик мөһим сораулар күтәрелә: хәнәфи мәзһәбе буенча хәдисләрне тапшыру кагыйдәләре, иҗтихад, бидгать (яңалык) гамәлләр, тәсаввуф һ.б. Шулай ук китап азагында «Гыйбадәт кылучылар өчен нәсыйхәтләр» дигән китапта китерелгән галимнәрнең биографиясе китерелгән «Әл-Мирсад» бүлеге бар, аның авторы – Шәех Шәһер бине Шәрәфетдин (революциягә кадәрге чорда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укытучы булган).

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы