Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәви тәрҗемәләре “Коръән – дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә” күргәзмәсен оештыручыларга тапшырылды

15 сентябрь 2020 ел 17:55
Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәви тәрҗемәләре “Коръән – дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә” күргәзмәсен оештыручыларга тапшырылды

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Ислам мәдәнияте музеенда “Коръән – дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә (Шамил Закировның 75 яшьлегенә)” күргәзмәсе ачылышында катнашты. Ул, күргәзмәдә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, күргәзмәне оештыручыларга тантаналы рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырылган Коръән мәгънәви тәрҗемәләрен - “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмаларын тапшырды.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре  квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Коръәнне шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, тел галимнәреннән, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, Диния нәзарәтләреннән алынды.

“Коръән – дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә (Шамил Закировның 75 яшьлегенә)” күргәзмәсе Европа (рус, инглиз, поляк, португал, фин һ.б.) һәм көнчыгыш (япон, урду, һинди, кытай) телләрендә, шулай ук Россия һәм  БДИ илләре халыклары телләрендәге Коръәннәр тупланмасы белән таныштыра. Коръән басмаларының географиясе нәширләр тарафыннан мөселманнарның төп китабына карата кызыксынуы зур булуын күрсәтә.

Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы