Татарстан мөфтие ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча II Республика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләде

19 ноябрь 2020 ел 17:44
Татарстан мөфтие ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча II Республика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген көннең икенче яртысында башкалабызның Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында нәзарәт һәм КИУ тарафыннан оештырылган II Республика олимпиадасына нәтиҗәләр игълан ителде. Быелгы ярыш катнашучыларның күплеге һәм олимпиадага урта мәдрәсә шәкертләреннән тыш, РИИ, КИУ һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең шәкертләр югары курс студентлары кертелүе белән аерылып торды. 41 катнашучының 17-сен вузлардан килүчеләр тәшкил итте. Барлык катнашучыларның тугызы - кызлар. Өч номинациядә катнашучыларның белемнәрен бәяләү өчен жюри составына ун дини уку йортыннан берәр мөгаллим чакырып алынды. Дәрәҗәле жюрины республикабызның югары квалификациягә һәм тирән белемнәргә ия фикһ, гакыйдә, гарәп теле белгечләре тәшкил итте.

 Иң алдынгы шәкертләрне тәбрикләү тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм хәзерге вакытта мөфтият чакыруы буенча лекцияләр укырга Казанга килгән шәех, Әбу Даби мөфтие Мөхәммәд Әсләм катнашты. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: быел өч номинация «Ислам  хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» буенча урта һәм югары уку йортлары арасында I, II һәм III урын алучылар билгеләнде. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, “Мөхәммәдия” шәкертләренең югары курсында укучылар РИИ һәм КИУ шәкертләре белән дә көч сынашты.

Татарстан мөфтие катнашучыларны ихлас күңелдән котлап, нәсыйхәтләрен ирештерде: “Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Әйт: “(Исламны) Белгән (һәм белгәне белән яшәгән) кешеләр белән (хакны) белмәгән (шул сәбәпле наданнарча эш йөрткән һәм адашу эчендә югалып калган) кешеләр тиң була аламы?” (“Әз-Зүмәр (Төркемнәр) сүрәсе, 9-нчы аять), – дип әйтелә. Күп кенә хәдисләрдә Пәйгамбәребез ﷺ шулай ук гыйлем алырга өнди. Шуңа күрә, Аллаһыга шөкер, халкыбыз китаплы халык булды. Революциягә кадәр 30 мең китап басылды дип әйтелә. Һәр темага кагылышлы китапларыбыз бар. Безгә дә голәмә бабаларыбыз кебек булырга насыйп булсын. Аллаһы барыбыздан да разый булсын!”

Әйтергә кирәк, олимпиада Татарстан Республикасы мөселман мәгариф оешмаларында белем алучылар арасыннан ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче иң сәләтле студентларны ачыклау, шулай ук аларга белем алуда ярдәм итү өчен кирәкле шартлар тудыру, шәкертләргә ислам фәннәрен һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, югары мөселман уку йортларына керү өчен юнәлеш бирү максатыннан үткәрелде. Әлеге чараның әһәмиятен үз чыгышында мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин да ассызыклап үтте: “Әлеге олимпиада барыбыз өчен дә бик мөһим һәм без аны Татарстанда билгеле бер калыпка керде дип әйтә алабыз. Мондый чаралар мөхтәсибәтләрдә балалар, яшьләр арасында да уза. Узган елны без олимпиаданы ТР мәдрәсә шәкертләре арасында да уздыра башладык. Моннан тыш, безнең Бөтенроссия олимпиадасы бар – аны РИИ ун елдан артык уздырып килә. Анда мәдрәсә шәкертләре дә катнаша – бу шәкертләргә белемнәрен күрсәтү өчен зур мөмкинлек. Олимпиадада катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең барыгызны да җиңүчеләр дип санарга мөмкин, әмма җиңүчеләр арасында да җиңүчеләр була. Барыгызга да уңышлар телим!”

Олимпиадада түбәндәге катнашучылар җиңде:

Ислам хокукы (фикһ) – мәдрәсәләр арасында: I урын – Зикриё Акобиров (“Мөхәммәдия”), II урын – Данир Җәләлиев (Буа), III урын – Мөхәммәт Сәмигуллин (Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе);

Ислам хокукы (фикһ) – ислам югары уку йортлары арасында: I урын – Тимур Мельгизин (КИУ), II урын – Акку Бисимбаев (“Мөхәммәдия”), III урын – Әбубәкер Хамрокулов (КИУ).

«Дин нигезләре (гакыйдә)» – мәдрәсәләр арасында: I урын – Уулу Бекболот (Буа), II урын – Эльдар Нигъмәтҗанов (“Мөхәммәдия”), III урын – Рискинисо Ходжаева (Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе).

«Дин нигезләре (гакыйдә)» – ислам югары уку йортлары арасында: I урын – Ленар Озеров (“Мөхәммәдия”), II урын – Җәмилә Гаптуллина (КИУ), III урын – Рифат Шәрапов (КИУ).

«Гарәп теле» – мәдрәсәләр арасында: I урын – Айдар Нәбиев (“Мөхәммәдия”), II урын – Абдулла Исхаков (Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе), III урын – Камил Мостафин (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе).

«Гарәп теле» – ислам югары уку йортлары арасында: I урын – Лениза Арипова (“Мөхәммәдия”), II урын – Җәлолуддин Фозилов (КИУ), III урын – Дана Тналиева (РИИ).

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана