Бүген Казан Кремленең Благовещение соборында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу чарасы узды. Митрополит белән хушлашу өчен Казанга Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм РФ Икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич килде. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Владыканы соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар да бар иде.
Казанда владыка Феофан белән хушлаштылар
23 ноябрь 2020 ел 12:58
Соңгы яңалыклар
«Хозур» нәшрият йорты “Әбү Хәнифә – бөек мөҗтәһид” һәм “Төзек булсын никахлар” китапларын бастырды
02 июнь 2020 ел 14:22
Darul-kutub.com электрон китапханәсе инкыйлабка кадәрге хезмәтләр белән тулыландырылды
01 июнь 2020 ел 14:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы