Нурлат мөхтәсибәте янәдән балаларга киемнәр таратты

31 май 2020 ел 13:51
Нурлат мөхтәсибәте янәдән балаларга киемнәр таратты

Нурлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән “Бәхетле бала” хәйрия акциясе дәвам итә. Шушы көннәрдә мөхтәсибәтнең әлеге башлангычына тормышларында төрле авыр хәлләргә юлыккан, балаларына кием-салым сатып алуда финанс кыенлыклар кичерүче гаиләләрнең хәлләрен белү дә өстәлде. Шулай итеп, кичә Нурлат мөхтәсибәте вәкилләре өч гаиләдә булды. Камилә, Кәрим, Җәүдәт исемле балалар яңа киемнәр алды. Өченче гаиләнең аеруча мохтаҗлык кичерүе ачыкланды. Җәүдәтне әнисе берүзе тәрбияли. Киемнәрне кабул итеп алырга ул улы белән чыкты. Мөхтәсибәт вәкилләре баланың урамда носкилардан гына басып торуын күрделәр. Нәтиҗәдә, гаиләнең фәкыйрьлек кичерүе нәтиҗәсендә киләчәктә һичшиксез ярдәм күрсәтеләчәге ассызыкланды.

Нурлат мөхтәсибәте ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә башлаган хәйрия чарасы беренче чиратта яңа туган сабыйларны күздә тота. Мөхтәсибәт хезмәткәрләре район бала тудыру йорты белән элемтәдә торып, бүләкләрне хастаханәдән чыккан көнне үк илтеп тапшыра. Моннан тыш, мохтаҗлык кичерүче балалар өчен дә киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар, гигиена әйберләре биреләчәк. Мөхтәсибәт район халкын һәм эшмәкәрләрне “Бәхетле бала” акциясендә актив катнашырга чакыра. Акциянең дәвамлылыгы вакыт аралыгы белән чикләнмәгән. Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр, түбәндәге ысуллар белән акчаларын күчерә ала:

Сбербанк картасына: 4276 6200 3363 8804 (Нурлат районы имам-мөхтәсибе Әбелханов Наил Бари улы).

«Ак барс» банкы картасына: 4000 7934 7620 1266 (Нурлат районы имам-мөхтәсибе Әбелханов Наил Бари улы).

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы