XI Мөслимәләр форумына гаризалар кабул итү башланды

28 декабрь 2020 ел 16:37
XI Мөслимәләр форумына гаризалар кабул итү башланды

2019 елның 20 гыйнвареннан 24 гыйнварга кадәр Казанда XI Мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган әлеге җыен быел калебне дәвалауга багышлана һәм мөслимәләр өчен аерым оештырыла. Дүрт көн дәвамында кызлар йөрәк белән бәйле 3 авыруны (рия, гафләт, ачу һәм көнләшү) өйрәнәчәк һәм аларны дәваларга өйрәнәчәк.

Форумда катнашу өчен 18 яшьтән алып 30 яшькәчә мөслимәләр чакырыла. Җыен кысаларында кызыклы белем бирү программасы: лекцияләр, дәресләр; квест, иҗади чаралар һәм спорт ярышлары, аралашу каралган.

Форумда катнашу өчен шушы гамәлләрне кылырга кирәк:

1. Сылтама буенча теркәлү узарга һәм гариза тутырырга;

2. Оештыручылар Форумга ни өчен нәкъ менә сезне алырга тиеш булуы хакында пост язарга һәм аны #фмм11 #фммдевушки хэштеглары белән Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга;

3. Постта @forummuslimmol һәм @fmm_devushki сәхифәләрен билгеләргә кирәк.

Катнашучының профиле ачык булырга тиеш, юкса аның посты күренмәячәк. 

Гаризалар 2021 елның 10 январена кадәр кабул ителә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана