РИИ һәм Нәзарәт төбәкара «Илаһи моң» бәйгесен игълан итә

11 февраль 2021 ел 11:41
РИИ һәм Нәзарәт төбәкара «Илаһи моң» бәйгесен игълан итә

Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте татар халкының халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкәрләребезне башкаручыларның  төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе башлануы хакында игълан итә. Бәйгене оештыруда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм саклау буенча ресурс үзәге, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Ислам һәм Ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге, “Гөлзада” иҗат студиясе” иҗтимагый оешмасы катнаша.

Бәйгенең максаты – татар халкының мәдәни, рухи традицияләрен үстерү һәм пропагандалау аша җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләр һәм татулыкта яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итү. Моннан тыш, бәйге Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләр арасында мөселман җырлары традицияләрен популярлаштырырга, яшьләрдә эстетик зәвык, динара сабырлык тәрбияләргә һәм чын мирас мисалында мәдәниара диалогка керү өчен әзерлек булдырырга, Россия ислам университетына укырга керү өчен сәләтле һәм талантлы мәктәп укучыларын һәм яшьләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Бәйгедә гомуми белем бирү уку йортлары һәм башлангыч, урта һөнәри, югары белем бирү учреждениеләрендә укучылар, шулай ук профессиональ башкаручылар һәм өлкән буын вәкилләре катнаша ала. Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Моннан тыш, бәйгедә аерым башкаручылар да, иҗади коллективлар да катнашырга мөмкин. Алар “Халык иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикер)”, “Китаплардагы әдәби мирас үрнәкләрен башкару” («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», "Кисек-баш" һ. б.), («Коръәнне татар мәкаме белән уку традицияләре").

Татар халкының халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкәрләребезне башкаручыларның төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе өч этапта үткәрелә. Беренче этапта (2021 елның 20-25 февралендә) фестивальдә катнашырга теләүчеләр, үз чыгышларын видеога яздырып, гариза юллый. Икенче этап – сайлап алу этабы. Бу этапта (2021 елның 26 февраленнән 1 мартына кадәр) жюри әгъзалары чыгышларга һәм эшләргә эксперт бәяләмәсе бирә. Шулай ук сайлап алу турын, Zoom программасын кулланып, 2021 елның 6, 7 мартында онлайн форматта уздыру мөмкинлеге карала. Сайлап алу турының нәтиҗәләре РИИ, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Болгар ислам академиясе сайтларында чыгарыла. Өченче йомгаклау этабы Казанда һәм Болгар шәһәрендә Болгар ислам академиясе бинасында узачак (2021 елның 27-28 марты). Бәйгедә җиңүчеләр «Илаһи моң»татар халкының рухи мирасы әсәрләрен башкаручылар фестиваленең йомгаклау Гала-концертында катнаша.

Бәйгедә катнашу өчен анкета-гаризаны, үзең катнаша торган номинацияне күрсәтеп һәм материалларны (видеоязмалар) теркәп, “Илаһи моң” тамгасы белән riitatkafedra@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасына җибәрергә кирәк. Тел.: 8 (843) 277-68-26.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе кысаларында шулай ук «Тарихи мирасны рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша сәнгать-эстетик тәрбия бирү» курсын узу өчен тыңлаучылар җыю игълан ителә. Ул дистанцион белем бирү технологияләре һәм электрон ресурслардан файдаланып, 2021 елның 15 февраленнән 22 февральгә кадәр узачак. Уку нәтиҗәләре буенча квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана