Мөселман яшьләре Рамазанга әзерләнә башлады һәм “Чиста мәчет” акциясенә кушылырга чакыра

26 февраль 2021 ел 13:08
Мөселман яшьләре Рамазанга әзерләнә башлады һәм “Чиста мәчет” акциясенә кушылырга чакыра

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары “Чиста мәчет” акциясе кысаларында Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләренә кереште. Һәр шимбә көнендә волонтерлар Казанның бер мәчетендә өмә үткәрәчәк. Акция барышында егетләр-кызлар “Казан нуры”, “Сәлах”, “Рамазан” мәчетләрен тәртипкә китерергә өлгерде инде. Ә бу атнаны, ягъни иртәгә – шимбә көнне – волонтерлар Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетендә өмә үткәрәчәк. Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары киселешендә төзелүче мәчет әйләнәсендә төзелеш калдыкларын җыярга, чүп-чарны чыгарырга, тәртип урнаштырырга кирәк – шуңа бу атнаны бары егетләр генә чакырыла. Өмәгә эш киемнәреннән, маска-перчаткалардан килү таләп ителә.

Акциядә катнашу өчен нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә 8 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратып язылырга кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Миңа өммәттәшләрем өчен әзерләнгән әҗер-саваплар күрсәтелде, алар арасында хәтта кеше мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде”.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!

Исегезгә төшерәбез, “Чиста мәчет” акциясе 2017-нче елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана