Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитетын Габбас хәзрәт Кадыйров җитәкләде

25 май 2021 ел 07:51
Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитетын Габбас хәзрәт Кадыйров җитәкләде

2021 елның 21 апреленнән Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе итеп Габбас хәзрәт Кадыйров билгеләнде. Комитет белән җитәкчелекне ул Питрәч районы имам-мөхтәсибе вазифасы белән бергәлектә алып барачак.

Габбас хәзрәткә 33 яшь, ул чыгышы белән Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан. 2014 елда “Әл-Әзһәр” университетын (ислам хокукы белгечлеге), 2019 елда Россия транспорт университетын (“Халыкара мөнәсәбәтләр” белгечлеге буенча бакалавриат) тәмамлый, хәзерге вакытта Россия ислам институтында магистратурада укуын дәвам иттерә. Үзәкләшкән дини оешма – Мәскәү шәһәре һәм “Мәскәү Мөфтияте” Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, халыкара бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Татарстанда дини эшчәнлеген Казанның “Тынычлык” мәчетендә имам булып башлаган. 2018 елдан Татарстанның Питрәч мөхтәсибәтен җитәкли. Татар, гарәп, алман, инглиз телләрен белә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны тикшереп тору өчен төзелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана