Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

03 август 2021 ел 10:50
Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч районы мөхтәсибәте рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә укуларын тәмамлаган балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырды. Әлеге чарада Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имамнар, укытучылар һәм 200гә якын бала катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында үтте.

Бәйрәмдә балалар милли уеннарда көч сынаштылар, чүлмәкләр ваттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм командаларга бүленеп аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Түбән Кошман, өченче урынны – Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Борындык, өченче урынны – Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен күзне бәйләп уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының унбер мәхәлләсендә – Борындык, Шүшермә, Колангы, Имәнле-Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында рухи-саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 186 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар, мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән килгән алты шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Югары Кошман авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9

Соңгы яңалыклар

"Зәкят" хәйрия фонды хезмәткрләре Беренче балалар хосписында булды

Бүген “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре Беренче балалар хосписында булды һәм А.Вавилова фонды...

15 июль 2016 ел 12:57

Татарстан мөфтиенең Ницца шәһәрендә булган теракт уңаеннан кайгынамәсе

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 14 июль кичендә Франциянең Ницца шәһәрендә террорлык...

15 июль 2016 ел 11:13

"Фәнис" мәдрәсәсе укырга чакыра

"Фәнис" мәдрәсәсе 2016-2017 уку елына тулы һәм тулы булмаган урта белем белән укырга чакыра...

14 июль 2016 ел 14:49

Бөгелмә балалары җәйге ялларын файдалы уздыра

11 июньннән Бөгелмәнең үзәк мәчетендә балалар өчен “Сәлам” рухи сәламәтләндерү үзәге эшли башлады...

14 июль 2016 ел 13:06
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100