Кемерово өлкәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Бүген “Себер өчен Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциянең икенче көнендә Кузбасс кунаклары пленар утырышка җыелды.
Конференция башланыр алдыннан, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевның Россия мөфтиләре белән аерым очрашуы узды: очрашуда Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Ислам мәгарифе советы рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты.
Губернатор кунакларга чараларда катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде һәм ил күләмендә 1100 еллык юбилейның әһәмиятен ассызыклады. Мөфтиләр, үз чиратында, Сергей Евгеньевичка Кузбасста ислам үсеше мәсьәләләренә һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына игътибар биргәне өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук чараларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Губернатор илнең төрле почмакларыннан килгән мөфтиләрне, галимнәрне, мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен конференциянең пленар утырышы ачылышында да сәламләде.
Аннан конференциянең икенче өлеше – “Кузбасс төзелүнең 300 еллыгы” юбилей медальләре белән бүләкләү тантанасы башланды. Россиядә ислам үсешенә һәм җәмгыятьтә динара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур өлеш кертүе өчен, губернатор кулыннан бу бүләкне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов алды.
Конференция Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, Кемерово өлкәсе хакимияте - Кузбасс һәм Кемерово дәүләт университеты тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлеге белән оештырылды.
Алга таба конференция эше чакырылган спикерларның чыгышлары белән дәвам итте. Мөфти Камил хәзрәт үз сүзен Изге Коръән аятеннән башлады: «...Алар арасыннан иман китерүчеләргә сөюдә иң якын итеп: “Без – насаралар”, – диючеләрне күрәчәксең. Чөнки алар арасында (гыйбадәт һәм гыйлем белән мәшгуль) гыйлем ияләре һәм (Ахирәт хисабыннан курку сәбәпле, дөньяны ташлап монастырьга бикләнгән) руханилар бар, һәм алар (яһүдиләрдән аермалы буларак дөреслекне аңлаган чакта хакны кабул итүдә) тәкәбберләнмиләр” (“Маидә” сүрәсе, 82 аять). Шулай ук Камил хәзрәт 1100 еллык мөселманнарның Россиядә җирле халыклар булуын, ә димәк, Россиянең дәүләтчелеген саклауда да төп көчләрнең берсе булып торуын да күрсәтә, дип белдерде. 1100-еллыкны зурлап уздыру - Россиянең икътисадын үстерүдә, милли мәнфәгатьләрен яклауда, җәмгыятебездә татулыкны ныгытуда мөселманнарның зур өлеш кертүен таныта. Моннан тыш, ул катнашучыларның игьтибарын шуңа дә юнәлтте: 1100-еллык исламны Аллаһының Россия җирлегендә рәсми рәвештә кабул ителгән беренче дине буларак дәлилли.
Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Кузбасстагы чаралар бүген Кемеровода шул исемдәге стеланы ачу тантанасы, кунаклар өчен экскурсия һәм Кузбасс филармониясендә мөселман мәдәнияте кичәсе белән дәвам итәчәк.