Бүген, Рабигыль-ахир аеның 24нче көнендә (19нчы ноябрьдә), Казанда «Валдай» халыкара дискуссия клубының «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» дип исемләнгән конференциясе ачылды. Ул төрле дин вәкилләрен, галимнәрне һәм сәясәтчеләрне үзенә җыйды.
Клуб Казанда күп милләтле һәм күп динле җәмгыятьләрнең тотрыклылыгы турында фикер алышырга җыелды. Икенче бурыч – геосәяси киеренкелек шартларында күпмилләтлелек һәм күпдинлелекнең халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү юлларын билгеләү. Конференциядә 8 илдән: Россия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия һәм Таҗикстаннан 20дән артык эксперт катнаша. Модератор – «Валдай» халыкара дискуссия клубының үсеш һәм ярдәм фонды советы рәисе Андрей Быстрицкий. Утырышта катнашучыларны видеомөрәҗәгать белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул ассызыклаганча, дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек темалары Татарстан өчен бик якын. «Бездә 170тән артык милләт вәкиле яши, киләсе ел республикабызда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Сезнең абруйлы фикерләрегез һәм форумда яңгыраган киңәшләрегез – безнең барыбызга да файдалы булыр дип ышанам», – диде Рөстәм Нургали улы.
Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, 2022 ел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү исеме астында уза. Бу вакыйга Россиянең көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләренең уникаль бәйләнешен чагылдыра. “Моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы шартларында динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту бурычлары беренче урынга чыга. Бу мәгънәдә бай төрлелек җәмгыятьнең таянычы һәм илнең өстенлеге булып тора, шул исәптән көчле һәм суверен дәүләт төзергә мөмкинлек бирә», – диде Сәфәров.
Кереш сүзләрдән соң форум мәйданчыгында «Җәмгыятьнең рухи кыйммәтләр нигезен формалаштыруда һәм дәүләтнең бердәмлеген ныгытуда диннәрнең роле» дип аталган пленар сессиясе башланды. Аның кысаларында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский һәм башкалар чыгыш ясады.
Мөфти Камил хәзрәт үз чыгышында искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2022нче елның 9нчы ноябрендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре турында Указны имзалады, анда ислам дине Россиянең тарихи һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак искә алына. Димәк ки, дәүләт дәрәҗәсендә исламның традицион кыйммәтләре Россия җәмгыятен берләштерүдә мөһим роль уйный дип таныла.
– Без күпмилләтле һәм күпдинле илдә яшибез. Президент Указында бу билгеләнә. Һәр милләтнең үз традицияләре һәм мәдәнияте бар. Ләкин традицион диннәрнең кыйммәтләре барлык халыклар өчен дә уртак. Бер иләһлек диннәре үз тарафдарларын әхлакка өйрәтә һәм барлык кешеләрнең дә милләткә карамастан бер уртак атасы – Адәм галәйһиссәламгә тоташуларын күрсәтә”, – диде мөфти һәм Россия халыклары традицияләренең дә уртак тамырлары бар һәм алар барысы да сафлык, тыйнаклык, әхлаклылыкны өстен күрә, дип ассызыклады. Ул мисал итеп яулык киюне китерде һәм аның исламда гына түгел, христиан һәм яһүд диннәренә дә хас булуын әйтте.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында шулай ук 2022 елда Россиядә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелүен искәртте һәм мөселман дин әһелләренең, мәчетләрнең рухи, мәдәни, әхлакый, мәгърифәтчелек һәм җәмгыятьнең бердәмлеген арттырудагы ролен ассызыклады – «чөнки мөнбәрләрдән имамнар дингә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәүгә, гомумкешелек кыйммәтләрен саклауга чакыралар: болар – яхшылык, гаделлек, юмартлык, кардәшлек...»
Чыгышка йомгак ясап, мөфти хәзрәт конференция эшендә катнашучы төрле дин әһелләренә мөрәҗәгать итте:
– Раббыбыз һәркемгә Үз юлында эшләргә мөмкинлек бирсен, безнең бурычны җиңеләйтсен, мөрәҗәгатьләребезне колачлы һәм ышандырырлык итсен, дин кардәшләребезне хаклык һәм игелек юлыннан ияртергә мөмкинлек бирсен. Аллаһы Тәгаләдән илебезгә иминлек һәм бәрәкәт сорыйбыз!
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чиратында республикабызда дини биналарларны торгызу һәм төзү буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Ул матди һәйкәлләрне торгызуда зур мәгънә бар – торгызылган мәчетләр һәм чиркәүләр безнең җәмгыятьнең эчке рухи яңарышы символына әверелә, диде.