Бүген Татарстан Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин халык белән очрашулар үткәрде. Мөселман активистлары, битараф булмаган гражданнар мөфти хәзрәт белән сөйләшү өчен алдан язылып килде һәм аңа үзләренең проектларын һәм башлангычларын тәкъдим итте. Мисал өчен, Камил хәзрәткә Казан буенча тарихи велоквест һәм «Учим татарский с Ак бүре» исемле интерактив комплексы турында сөйләделәр. Моннан тыш, кунаклар Казанда Җәмигъ мәчетен төзүгә кагылышлы фикерләрен җиткерелде. Мөфти барлык теләк-тәкъдимнәре тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды.
Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә — сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.