Мөфти Камил хәзрәт Ринат Таҗетдинов белән хушлашуда катнашты

18 октябрь 2024 ел 12:10
Мөфти Камил хәзрәт Ринат Таҗетдинов белән хушлашуда катнашты

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 15нче көнендә (18нче октябрьдә), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында танылган актер, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән хушлашу узды. Әлеге чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук башка дәрәҗәле җитәкчеләр катнашты. Хушлашырга килүчеләр арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нәзарәтнең мәет җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар иде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Әл-Хәшр” сүрәсенең соңгы аятьләрен укыды, аннары Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов дога кылды. Ринат Таҗетдиновны Яңа бистә зиратына җирләделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы