Кадерле дин кардәшләр!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне – Ватаныбызның барлык гражданнарын берләшергә чакыручы дата билгеләп үтелә.
Пәйгамбәребез ﷺ болай әйткән:
عَنِ النُّعْمَانِ بْنِ بَشِيرٍ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: الْجَمَاعَةُ رَحْمَةٌ، وَالْفُرْقَةُ عَذَابٌ
"Бердәмлек – ул рәхмәт, ә таркаулык – ул газап" (Ибне Әбү Гасыйм, "әс-Сөннәт", №93, әл-Кудагый, "әл-Мүснәд әш-Шиһаб", 15). Һичшиксез, хикмәтле сүзләр. Теләсә кайсы дини, гражданлык, милли, һөнәри, социаль җәмгыять уңышка ирешсен, кыенлыкларны җиңәрлек булсын өчен, уртак мәнфәгатьләр хакына бердәм булырга тиеш. Россия җәмгыятен уртак бөек тарих, күпмилләтле бай мәдәният һәм гомумроссия менталитеты, туган якка мәхәббәт, шулай ук ата-бабалар, табигый муллык, иксез-чиксез җирләр өчен горурлык хисе берләштерә... Болар барысы да – безнең уртак милли байлык, Россия халыкларының хезмәте һәм җитәкчелекнең акыллы сәясәте нәтиҗәсе.
Аллаһы Тәгалә россиялеләргә шушы олуг нигъмәтләр биргән. Алар үз тирәсендә илебезнең барлык халыкларын – татарлар, руслар, башкортлар, чеченнар, аварлар, карачайлар, ингушлар, кумыклар, балкарлар, марилар, удмуртлар, чувашлар, якутлар, туваларны һ.б. берләштерергә сәләтле. Раббыбыз безгә бергә, бер дәүләттә яшәргә язган, бер-беребезнең мәдәниятләрен һәм диннәрен хөрмәт итеп, дус-тату булып, хезмәттәшлектә торып:
يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ
“И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хәбәрдар (“Әл-Хүҗүрат”, 13 нче аять). Бу аятьтән күренгәнчә, милләтара һәм динара конфликтлардан читләшергә кирәк, киресенчә бер-береңнең динен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү мөһим. Милләтләрнең традицияләре белән якыннан танышу үзара мөнәсәбәтләрне яхшырта, уртак кыйммәтләр һәм идеалларны табарга ярдәм итә. Барлык традицион диннәр дә игелек, ярату, намус, гыйффәтлелек, ата-аналарга хөрмәт кебек гомумкешелек кыйммәтләргә чакыра... Бу турыда истә тотарга, Россия халыклары арасында низаг тудыра торган котыртуларга бирешмәскә һәм җәмгыятебезнең бердәмлегенә зыян китерердәй сүзләрдән һәм гамәлләрдән сакланырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә Ватаныбызга үзенең чиксез мәрхәмәтен һәм иминлеген бирсен! Бергә булыйк!
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин