ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән оештырылган «Ислам. Беренче адымнар» проекты үзенең географиясен киңәйтә. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Лаеш мөхтәсибәтенең Державино авылы мәчетендә намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча кыска вакытлы курслар башланды. Мәчетнең имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Хәлиуллин Коръән аятьләрен укыды һәм дога кылды.
Тантаналы ачылышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова катнашты һәм үгет-нәсыйхәтен бирде.
Шәкертләрне ислам нигезләренә Лаеш мөхтәсибәте активистлары һәм Державино авылы мәчете мөгаллимәләре өйрәтәчәк. Аерым алганда, укулар хатын-кызлар өчен оештырыла һәм татар телендә алып барыла. “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашучылар тәһарәт һәм госел алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышачак, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алачак.
Дәресләр 2024 елның ахырына тәмамланыр дип көтелә.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан, дәгъват алып бару максатыннан, 2018 елда тормышка ашырыла башлады.