2013нче елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2024нче елда шактый баеды – Россиянең төрле шәһәрләрендә нәшер ителгән 231 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханә сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә татар дини мирасын саклаучы Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1950 исемдәге борынгы китапны (2000 томнан артык) үз эченә ала, алар арасында татар галимнәренең һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәр дөнья күргән, татар, иске татар һәм гарәп телләрендә язылган классик хезмәтләре урын алган.
Сайтта моңа кадәр күп кенә укучылар кулына кермәгән, сирәк очраучы басмалар урнаштырылган. Аларның 80 проценты – иске татар телендә нәшер ителгән басмалар. Китаплар арасында тәфсирләр, хәдис җыентыклары, шулай ук әхлак, ислам нигезләре буенча әсбаплар бар.
2024 ел әлеге проект өчен истәлекле ел булды, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Алисә Вяткина татар дини мирасын цифрлаштыру буенча уртак эш алып бару турында килеште. Җитәкчеләр әлеге юнәлештә һәм алга таба хезмәттәшлек алып баруда кызыксынуларын белдерде, уртак тырышлыкның мөмкинлекләре хакында фикерләште.
Исегезгә төшерәбез, Darul-Kutub.com проекты, Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан татар дини мирасын саклау һәм аны өйрәнү максатыннан актив үстерелә. Сайт мөһим хезмәтләрне җиңел генә табып укырга һәм бушлай йөкләп алырга мөмкинлек бирә. Сайтның бизәлеше барлык җайланмалар – компьютерлар, смартфоннар һәм планшетлар өчен җайлаштырылган. Электрон китапханәдәге хезмәтләрне авторлар, китап исеме һәм категорияләре буенча эзләп була.