Мөфти Камил хәзрәт Ингушетия дин әһелләре белән очрашты

20 март 2025 ел 16:09
Мөфти Камил хәзрәт Ингушетия дин әһелләре белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 20нче көнендә (20нче мартта), Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Ингушетия Республикасы дин әһелләре – “Нур” мөселман оешмасы рәисе һәм Экажево авылы имамы Бәшир Султыгов җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Кичә алар Казанда узган Татарстан мөфтиятенең IX Корылтаенда һәм 13нче Республикакүләм ифтарда катнашты.

Кунаклар “Казан Экспо”да узган Республикакүләм ифтардан алган тәэсирләре белән бүлеште, әлеге чараның дустанә мохитен билгеләп үтте. Алар биредә исламның чәчәк атуын һәм дин әһелләренең ихтирам-хөрмәткә лаек булуларын ассызыклап узды. Сәфәрдән алар бик күп файда алды. Делегация чараны оештыручыларга һәм җитәкчеләргә җылы каршы алулары һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

Кунаклар Мөфти Камил хәзрәткә аеруча зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар шулай ук Мөфти Камил хәзрәтне Мөфти вазифасына яңадан сайлануы белән тәбрикләде һәм аңа әлеге вазифада уңышлар теләде.

Камил хәзрәт кунакларны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге, республикада ислам үсеше тарихы, шулай ук татар халкының бай дини мирасы белән таныштырды. Мөфти шулай ук Нәзарәт карамагында эшләүче оешмаларның эшчәнлеге, мөфтиятнең медиапроектлары, мөселман мәгарифе, хәйрия юнәлешләре, мөфтиятнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау тәҗрибәсе турында сөйләде. Моннан тыш, очрашуда Коръән гыйлеме һәм Мүсхәф язу өлкәсендә ислам фәнен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Мөфти кунакларга Коръәннең “Казан басмасы”н һәм кулъязма Коръәнне күрсәтте, “Нигезләмә” турында сөйләп, әлеге документның ни өчен кабул ителүе турында сөйләп узды.

Мөфти Камил хәзрәт кунакларга Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100