Казанда “Энҗе” мөслимәләр бәйгесе узды

27 октябрь 2014 ел 15:40

25 октябрьдә «Иман йорты» яшьләр үзәге “Зәкят” хәйрия фонды булышлыгында «Ярдәм» мәчетендә республикакүләм «Энҗе» мөслимәләр бәйгесен оештырды.

Күргәзмәдә төрле кул эшләре урын алды. Чарага килүчеләр “Ярдәм” реабилитация үзәгендә укучы күзләре күрмәүчеләрнең ясаган кул эшләре дә тәкъдим ителде.

Бәйгедә катнашучыларның эшләрен тарихчы Тәиминә Биктимерова, журналист Зимфира Гыйлметдинова, «Тренд» яшьләр үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев бәяләде.

Бәйге нәтиҗәләре:

 1 урын -  Линда Габдрәшитова;

2 урын – Резедә Әһлиуллова;

3 урын – Эльза Сәгъдиева, “Апрель ” һәм “Здравушка” реабилитация үзәкләре

4 урын – Алсу Кәримуллина һәм Адилә Сәфәрова.

Гран-прины Гөлназ Садыйрова яулады.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана