– 1989 елның көзендә, бистәнең беренче мәчетенә нигез салганда, брезент өстендә намаз укыдык. Яшьләрдән берүзем идем, калган унбишләп кешенең барысы да – өлкәннәр. Шул чакта район җитәкчесе Марат Әхмәтовка бик күпләр: “Балтачка мәчет нәрсәгә, шушы ун-унбиш карт үлеп бетсә, анда йөрүче дә калмаячак, нигә шуның кадәр акчаны әрәм итәргә”, – дип киңәш биргән. Рәхмәт яугыры, ул бу басымга каршы тора алды. Мәчет салынды һәм менә ничә еллар инде яшьләр белән гөрләп тора. Анда гына сыя алмый башлагач, унсигезгә-унсигезле дүрт катлы янкорма өстәлде! Балтачның икенче башында “Раиф” мәчете салына башлагач та: “Берсе дә җиткән иде инде, анда йөрергә кеше булмаячак”, – диделәр. Күрегез, бүген ул мәчетебез дә тулы. Алай гына да түгел, ул да инде яңадан зурайды, элеккесе кадәр ике булды! Болар барысы да яшь имамнарыбызның халык арасында абруй казанулары, үз эшләрен бик ихлас, җиренә җиткереп эшләүләрен дә, шулай ук җитәкчеләребезнең безгә уңай мөнәсәбәтен дә күрсәтә. Бистәнең хастаханә очында яшәүчеләр азан тавышы да ишетелеп бетми дигәч, элекке район хакиме Марат Зариповка хастаханә бакчасына кечерәк кенә мәчет төзергә иде дип мөрәҗәгать иткәч: “Салсагыз, зурны саласыз, мунча кебек итеп түгел”, – диде... Беренче елларда бик авырлык белән барса да, соңгы ел ярымда бик күп һәм бик тиз эшләнде. Ике кризисны җиңеп, уртак көч белән менә шушындый матур мәчетне сафка бастыра алдык. Шунысы куандыра: әле бу мәчет тә бистәдә соңгысы булмаячак, хакимият дүртенче мәчетне салырга рөхсәт бирде, фундаменты әзер, – диде Җәлил хәзрәт.
Тантанага килүче кунаклар аның чыгышын бик тәэсирләнеп тыңлады. “Карале, Мәскәү кадәр Мәскәүдә дә дүрт мәчет, 8 мең кеше яши торган Балтачта да дүртәү булачак. Әле бит барысы да гөрләп эшли”, – дип тә, хакимият белән дин әһелләре, дин тотучылар арасында үзара аңлашу барлыкка килүенә, имамнарның килешеп, ярдәмләшеп эшләвенә дә сокландылар.
”Мәчет ачылу тантаналарына башка урыннарда гадәттә күп итеп әбиләр җыйнала, бер почмакта кечерәк кенә төркем булып бабайлар тора. Ә сездә гап-гадәти эш көнендә Сабантуй мәйданындагы кадәр халык җыйналган. Күбесе – яшьләр, ир-егетләр”, – дип тә гаҗәпләнүчеләр булды. “Әле бит алар барысы да намазга басты! Мәчетнең нинди зур бүлмәсе шыгрым тулды. Бу да – гайре табигый хәл”, – диде алар азактан.
Тыштан да, эчтән дә зәвык белән, заманча, уңайлы итеп төзелгән әлеге мәчет районнан чыккан дәрәҗәле кешеләр, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән төзелсә дә, ачылу тантанасында аларның исеме ишетелмәде (берничә кешегә мөфтинең рәхмәт хатлары тапшырылудан гына чамаладык). Баксаң, үзләре шундый шарт куйган икән! “Телевидение чакыртмыйсыз, безнең исемнәрне әйтмисез диделәр”, – ди Җәлил абый.
Миңа калса, бу да әлегә кадәр күрелмәгән яңалык. Иман ныклыгы турында искәртүче матур яңалык. Менә шундый иманлы байларның матди ярдәме белән төзелгән “Ислам нуры” мәчетенә бистәдәге үзәк һәм “Раиф” мәчетләреннән калышырга һич тә ярамас. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да, тантанада чыгыш ясап: “Бу мәчет дөрес тәрбия үзәге булсын иде”, – дип теләде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 51, 13.04.2016/)