«Намаз укып, сәламәтлегегезне яхшыртыгыз»

13 май 2016 ел 13:21

Ислам динендә бер генә нәрсә дә очраклы түгел. Дини гыйбадәтләрне генә алыйк, аларда рухи һәм физик сәламәтлек бергә үрелеп бара. Аның максаты да – адәм баласының җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан саклау. Намаз укып, кеше күңел тынычлыгы таба, шул ук вакытта, намаздагы хәрәкәтләр ярдәмендә, сәламәтлеген дә яхшырта. Көнчыгыш илләрендә төрле медитацияләр, йога, цигун популяр, ислам динендә исә тән һәм күңел саулыгына намаз укып ирешеп була дигән фикердә тора Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Рөстәм Фәхертдинов.

– Хәтта ки намазга ка­дәр алынган тәһарәтнең дә файдасы зур. Бердән, кеше чистарына. Икенче­дән, аны үзенә күрә бер массаж дип тә әйтергә була. Икенче һөнәрем буенча мин невролог, энә рефлексы терапия­се белән шөгыльләндем. Шуннан чыгып әйтә алам: тәһарәт алына торган урыннарда биологик актив нокталар урнашкан. Тәһарәт алган вакытта без су ярдәмендә аларны эшкә җигәбез. Кулларны юу төрле инфекцияләрдән сак­лый, бигрәк тә эчәклек инфекциясе таралуга юл куймый. Грипп эпидемиясе чорында табиблар борынны гел чайкап торырга куша. Бу да вируслы инфекцияләргә каршы профилактика булып тора. Тамакны чайкап, авыз куышлыгында җыелган бактерия һәм микроблардан арынабыз. Намазның үзенә килгәндә, әлеге гыйбадәт умыртка баганасы өчен файдалы. Буыннар хәрәкәт ярата. Көненә биш тапкыр намаз укыган кеше физик күнегүләр дә ясый булып чыга. Димәк, ул – остеоартрозны булдырмау чарасы да. Намазын даими укыган кешенең кан әйләнеше әйбәтләнә, шул рәвешле, йөрәк мускулындагы канның әйләнеп йөрүе дә яхшыра. Шунысын да әйтергә кирәк: намаз вакытлары кеше организмындагы кан әйләнеше яңарган сәгатьләргә туры килә. Сәҗдәгә китүнең дә үзенә бер хикмәте бар. Башны аска игәндә, баш миенә кан килү яхшыра. Баш мие күзәнәкләре тукланып торгач, намаз укучыларда склероз бик сирәк күзәтелә. Рөкуг һәм сәҗдәгә киткәндә, кан тамырлары кысыла һәм киңәя, бу да алар өчен бер күнегү булып тора. Күпләр депрессия­дән, күңел төшенкелегеннән, төрле нерв системасы авыруларыннан җәфалана. Күңелне тынычландыра торган иң яхшы дәва ул – намаз. Әмма намазны физик сәламәтлек өчен генә укырга кирәкми. Намаз уку тән күнегүләренә генә әйләнеп калмасын, Аллаһны зикер итәргә, күңелең, телең һәм бөтен тәнең белән Раб­быңны искә алыр­га тиешсең.

– Намаздан соң тәсбих тарту бармаклар өчен файдалы икән...
– Тәсбих тартканда, бармак очларында урнашкан биологик актив нокталарга басып, аларга һәм шуның белән бәйле рәвештә бөтен организмга массаж ясыйбыз булып чыга. Ул вак буыннарны сыгылмалы итә, сеңерләрне ныгыта. Артриттан җәфаланганнар өчен тәсбих тарту физик күнегү дә булып тора. Аның кан басымын көйләве дә билгеле.

– Рөстәм Хәмитович, сә­ламәтлек турында сөйләгәндә, ураза турында әйтми калу мөмкин түгел.
– Ураза җитәр алдыннан күпләр, минем ашказаным авырта, ач торырга ярыймы, дип сорыйлар. Ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте (язва) вакытында ураза тотарга киңәш ителми. Ә менә ­гап-гади гастрит булганда мөмкин, кирәк тә дип әйтер идем мин, медицинада гастритны нәкъ менә ач тору ярдәмендә дәвалыйлар. Бигрәк тә ашказаны инфекциясе булганда. Ризык ашалмагач, ашказаны согы бүленеп чыкмый һәм шуның нәтиҗәсендә, ашказаны тизрәк дәвалана. Кеше күп ашап та авыруга сабыша. Шәригать буенча, без өстәл яныннан тамагыбыз туймыйча торып ки­тәргә тиешбез. ­Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә шулай ­эшләгән. «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Кеше карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә һава ту­тырсын», – ди. Аның шулай ук: «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» – дигән сүзләре дә билгеле. Димәк, ашказанын гына түгел, башка бик күп кенә чирләрне дә ач тору юлы белән дәвалыйлар. Тик шуны онытмагыз: уразаның асыл мәгънәсе – нәфесне чикләү, күңелне сафландыру, сабырлык тәрбияләү.

– Мөселман хатын-­кыз­ларының ­хиҗаптан йө­рү­ләрен дә шул ук сәламәтлек билгесе буларак та карарга мөмкин?
– Башка яулык бәйләп йөрү баш авыруларыннан, суык тиюдән, чәч коелудан саклый. Эссе көндә дә табиблар башка киеп йөрер­гә куша. Ул эссе сугудан саклый. Тәннең бөтен өлешен каплаган киемнәр исә тәнне кояш нурларыннан яшерә. Иң мөһиме: хиҗап күз тиюдән, начар энергетикадан саклый.

– Сөннәткә утырту турында да искә алып китәргә кирәктер...
– Сөннәткә утырту ир-атларга гигиеник максатта үткәрелә. Медицина белгечләре үткәргән тикшеренүләр сөннәтләүнең гигиена саклауда мөһим роль уйнавын дәлилли. Ул сидек юлында ялкынсыну барлык­ка килү ихтималын киметә, венерик авырулардан сак­лый, җенси әгъзаларда рак авыруы барлыкка килүне кисәтә.

Гомумән, ислам дине ул – күңел һәм тән сәламәтлеге, дөрес яшәү рәвеше. Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәсәк, рухыбыз да, тәнебез дә сау булыр.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы