Арча якларына кайтып барганда, бер авылга тукталдык. Юлдашларым: “Өйлә намазын укып алыйк әле”, – диделәр. Әмма көпә-көндез мәчет ишегендә зур йозак күрү аларны аптырашта калдырды. Олы юл өстендә мәчетне ачып куйсалар ни булган? Юлдан үткән-сүткән мосафир җылы бинада намаз укып чыгар иде.
Иман зәгыйфьлеге
Хәер, бу вәзгыять белән бер авылда гына очрашмыйбыз. Кызганыч, салаларның күбесендә мәчетләрнең ишекләре бикле. Кеше килми бит, дигән сылтау белән ишекләренә йозак элеп куялар. “Бер кеше генә килсә дә, мәчетнең ишеге һәрвакыт ачык булырга тиеш”, – ди Дәрвишләр бистәсендәге “Ислам” мәчете имам-хатыйбы урынбасары Әдһәм Шәрипов.
Шәһәр читендәге бистә мәчетләре ничек яши, кала яки авыл тормышы белән көн күрәме, дигән сорауларга җавап табу өчен, шул якларга юл тоттык. Татарстан Диния нәзарәтенең айлык планы бар. Мәчет ничек эшләргә тиеш, нинди вәгазьләр сөйләргә кирәк – анда барысы да бәйнә-бәйнә язылган. Шәһәрләшә башлаган, шул ук вакытта авыл мохитендә яшәүче бистә мәчетләре кала кануннары белән яши икән.
– Мәчетләргә халыкны ияләштереп булмый әле, – ди Әдһәм абый. – Дөрес, җомга көннәрдә 100-150ләп кеше җыела. Әмма башка көннәрдә ун-егермеләп кенә булабыз. Дәрвишләр бистәсендә 70-80 меңләп халык яши. Шуларның 30-40 меңе мәчеткә йөрсә, ничек яхшы булыр иде.
“Өч кенә кеше намаз укыган вакытлар да булгалый, – дип сүзгә кушыла Сәет Гаязов. – Халыкның мәчеткә тартылмавы аларның иман зәгыйфьлегенә, наданлыгына бәйле. Әгәр әби-бабаң биш вакыт намазын укыган, нинди генә авыр заманнарда да уразасын тоткан икән, ул барыбер чишмә кебек бәреп чыга. Чөнки ул баланың генына салынган, канына сеңгән”.
Никах укымассызмы, Коръән чыкмассызмы, аш үткәрмәссезме, дип мәчеткә мөрәҗәгать итүчеләр еш булып тора. “Миңа никах укымассызмы, дип бер туташ килгән иде, – ди Әдһәм абый. – Сөйләшә торгач, сүзебез дин темасына барып тоташты. “Миңа мәчеткә йөрсәм ни дә, чиркәүгә йөрсәм ни, гаиләдә әти-әни бу хакта сөйләшмәде”, – ди туташ. “Соң үзең никах укытырга килгәнсең бит?” – дим аңарга. Эндәшмәде”.
Халыкны дингә тарту, мәчет бусагасыннан атлату өчен үтемле вәгазь кирәк, дип әйтергә яратсак та, бу гына җитми икән. Татар халкының бер мәкале искә төшә. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кертеп булмый шул ул.
Дин дәүләттән аерылганмы?
Өйлә намазына унлап кеше килгән иде. Мәчет җылы, бөтен уңайлыклары бар. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә спортзалы да ачык. “Ислам” мәчете 1994 елда халык ярдәме белән төзелгән. Дөрес, төрле оешма җитәкчеләре дә ярдәмгә килгән. Яшерен-батырын түгел, бүген зур мәчетләрне тоту кыен. Сәдака акчасына бөтен түләүләрне капларга, имамына, төн буе бинаны саклап торган сакчысына да өлеш чыгарырга кирәк.
Әдһәм абый мәчетнең коммуналь хезмәтләрен, башка түләүләрен бармак бөгеп санап күрсәткәч, чәчләр үрә торырлык сумма килеп чыкты. Аена җылылык өчен генә 27 мең сум түләгәннәр. Әле суы, уты, җир салымы бар. “Телефонга да оешмалар тарифыннан түлибез”, – ди Әдһәм абый.
Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй. Таякның юан башы имамга төшә, әлбәттә. Чөнки бинаны төзекләндерү өчен акча табу, коммуналь хезмәтләрне вакытында түләү аның баш авыртуы булып кала. “Ислам” мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Латыйпов авырып киткән иде. “Ул бөтен нечкәлекләрен белә һәм барысын да хәл итә”, – диделәр. Мәчет төзелгәнгә егерме ел вакыт узса, инде унбиш ел имам вазыйфасын Нияз хәзрәт башкара икән.
– Минем бөтен республикага сөрән салып кычкырасы килә, – ди Әдһәм абый. – Мәчеттәге имамнарга булса да хезмәт хакы түләсеннәр иде. Нияз хәзрәт дистә елдан артык эшли. Аның эш стажы исәпләнми, пенсиягә ничек чыга инде ул?! Ярый әле без заводта эшләп килдек. Имам бит сәдака акчасына гына яши алмый.
Гаилә туендырасы, балаларын ашатасы, киендерәсе бар. Без еш кына, мәдрәсә тәмамлаган шәкертләр авылга имамлыкка кайтырга теләми, дип зарланабыз. Үзебезчә аларга шелтә белдергән булабыз. Хезмәт хакының булмаячагын, сәдака акчасына гына дөнья көтәргә туры киләчәген яхшы белгән яшь егет бүгенге вәзгыятьтән хәбәрдар, әлбәттә. Минем бабай мулла булып торган бит әле, тиен-миен сәдакага көн күргән, диючеләрне дә ишеткән бар. “Ә бүген заман икенче”, – дигән иде миңа бер шәкерт.
Мәчет башкалар кебек үк салымын, коммуналь хезмәтен түли. Шәһәр мохитендә яшәгән мәчетләргә җиңелрәктер әле ул. Ә авыл, бистәләр язмышы үзгәрәк. Халык ярдәм итә анысы, татар гомер-гомергә имамын тоткан, мәчетен караган. Әмма бүген динебезгә дәвамчылар килсен дисәк, алай гына алга барып булмый. Бервакыт дәүләт җитәкчелеге имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен кузгаткан иде. Әмма бу сүздә генә калды, күрәсең. Боз кузгалмады. Диния нәзарәтендәге хәзрәтләребез дә кул кушырып утырмасын иде. Бу вәзгыятькә кабат-кабат кайтсын, әлеге четерекле мәсьәләне җитәкчелеккә бәйнә-бәйнә аңлатсын иде. Чөнки тамчы, тама-тама, барыбер бозны тишә ул. Йоклап ятмаска гына кирәк.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 26, 21.02.2014/)
Алсу Хәсәнова