Район үзәк мәчетендә авыл муллалары һәм бирегә махсус килгән дин-кардәшләребез җөмһүриятебез мөфтие Илдус Фәиз белән очраштылар.
"Җыелуыбызның төп сәбәбе – Мәүлет ае, Пәйгамбәребез туган ай. Икенче бер сәбәп – хәзрәтләр белән күрешү, аларны дингә тагын да ныграк тарту”, – диде. “Мәүлет аен шулкадәр олылау нигә кирәк соң ул?” – диючеләр дә булыр. Моңа мөфтинең җавабы болай яңгырады: “Пәйгамбәребез һәр дүшәмбе көнне ураза тоткан, чөнки шул көнне туган – туган көнен шулай олылаган. Димәк, безнең дә Пәйгамбәребезне олылау дөрес гамәл”. Бары Коръән кушканча гына, сөннәтләрне искә алмыйча яшәргә өндәүчеләргә әнә шулай җавап бирде мөфти.
Бабаларыбызның дин тотуына бәйле фикере дә кызык яңгырады. Сәбәбе дә җитди шул. Хәзер еш кына бабаларыбызны яманлап әйткән фикерләр ишетелә. Имеш, алар динне дөрес тотмаганнар. Әгәр бабаларыбыз динне дөрес тотмаса, без кемнәр булыр идек икән? “Болар – кайдадыр читтә укып белем алган яки фикере шундыйлар тәэсире астында формалашкан кешеләр”, – дип саный мөфти. Очрашу барышында имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен дә күтәрде. Мөфти булып сайланыр алдыннан биргән 3 вәгъдәнең икесен үтәгән дә. Мөхтәсибәт, мәдрәсәләрдә белем бирүчеләр тиешле хезмәт хаклары алалар инде. Озакламас, авыллардагы имамнарга да бирерләр. Соңыннан мөфти моңлы итеп аять укыды. Ата-бабаларыбыз кебек илебез-көнебез муллыгы, илебезгә юньле җитәкчеләр килүен теләп дога кылды. Бу уңайдан дөрес сайларга чакырды. Элек-электән бабаларыбызның патшабыз исәнлеге өчен дога кылуын, алардан барыбер дә ярдәм килүен дә искә алды.
Мөфти белән бергә килгән ТР Президентының Дини эшләр идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да: “Читтән килгән көчләр төрле сәяси тарафка өнди. Аң булыйк, бердәм булыйк. Бу уңайдан халыкка хәзрәтләр җиткергән сүз иң үтемлесе булачак”, – диде.