Газетабызда басылып чыккан “Авылга нинди мулла кирәк?” дигән язма күп кенә авылларны кузгатып җибәрде. Чөнки күп җирдә охшаш вәзгыять хөкем сөрә. Авыл мәчетләренең күбесендә имамы картайды, ә яшьләрнең кайтып эшлиселәре килми. Гаилә корып яшәргә торагы да, хезмәт хакы да юк. Ә сәдака акчасына җан асрап булмый. Актаныш якларына баргач, республикабыз чигендә урнашкан бу төбәктәге вәзгыятьне ачыклау өчен, райондагы үзәк мәчетнең имам-хатыйбы һәм Татарстандагы Көньяк-Көнчыгыш төбәкнең казые Руслан хәзрәт Мортазин белән әңгәмәләшеп алырга уйладым.
– Сез инде казый булгач, республиканың берничә районындагы хәлләр белән танышып барасыздыр. Бүген күп кенә авыл мәчетләрендә имамнар картайды. Кайбер Аллаһ йортларында азан тавышы да ишетелми хәтта. Ә яшь имам авылга килергә алыгып тормый. Бу мәсьәлә сезнең төбәкләрдә ничек хәл ителгән?
– Мин күбрәк Актаныш төбәгенә кагылышлы мәсьәләләр хакында әйтеп китәрмен. Татарстан Диния нәзарәте нинди яңалык әйтсә, без инде авыл имамнарына җиткереп барабыз. Өч айга бер имамнар җыелышы үткәрәбез. Бездә дә авылдагы мәчетләрнең күбесендә имамнарыбыз өлкәнәйде. Безнең Әнәктә агрофирма эшләп килә. Үзенең җирлегенә кергән егермегә якын авыл имамына оешма җитәкчесе хезмәт хаклары, мәхәлләләрнең утына-суына, җылылыгына түләп тора. Олыгайган имамнарыбыз бездән хезмәт хакы сорамый инде. Шөкер, алар пенсияләре белән мәхәлләдәге эшләрне башкарып килә. Районда бик күп мәчетләр электр белән җылытыла. Мәчеткә алып килгән сәдака акчасы җитеп бетмәскә дә мөмкин. Коръән ашларында җыелган сәдака акчасын мәчетнең коммуналь хезмәтләрен түләүгә тотабыз. Мондый алым авылларга килеп керде һәм халык бу вәзгыять белән таныш. Әйтик, без үткәргән Коръән ашларыннан үзәк мәчеткә аена 20 мең сумнан артык акча җыела. Шуннан мәчетнең коммуналь хезмәтенә, җыештыручыга һәм башка кирәк-яракларга түлибез. Ә башка районнарда хәлләр ничегрәк дигәндә, Мамадыш якларында вәзгыять икенчерәк. Анда яшьләр күбрәк. Яңа гына авылга кайтып төпләнгән яшь имамның үз шөгыле бар. Әйтик, умарта белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Аннан Аллаһ ризалыгы өчен эшләү дигәнне онытып бетермәскә кирәктер. Аллаһ Тәгалә бер сәбәп итсә, акчасын да, ризыгын да бирә. Без кемнеңдер ядәмен көтеп ятмаска тиешбез.
– Балтач якларында Коръән ашларында сәдака бирү, аларны турыдан-туры мәчетләргә тапшыру гадәткә кергән. Миңа калса, бу – авыл мәчетләрен яшәтүнең бердәнбер алымы...
– Әйе, ул безнең якларда да гадәткә керде. Мәчеткә елына 240 мең сум тирәсе акча җыелса, безгә бу коммуналь хезмәтләрне, кирәк-яракларны каплауга җитә. Әйтик, җәйге чорга кадәр үзәк мәчетнең җылылыгына түләп куйдык инде. Аннан мәчеткә намаз укырга йөрүче эшмәкәрләр дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Алар җиде-сигезләп бугай. Әлеге эшмәкәрләрнең ярдәме белән мәчетне төзеклибез, матурайтабыз. Хәзер мәчетнең келәмен алыштырырга кирәк. Аны алыр өчен якынча 200 мең сум тирәсе акча кирәк булачак. Шуны туплау өчен махсус тартма куйдык.
– Аллаһ ризалыгы өчен дибез, әмма мәдрәсә, ислам университетын тәмамлаган яшьләребезнең әллә ни авылларга кайтасылары килми. Бәлки аларны җәлеп итүнең башка ысуллары бардыр...
– Дөрес әйтәсез, бүген яшьләр авылга кайтырга бигүк атлыгып тормый. Әйтик, Колын авылында яшь имамга йорт салып куйдылар, хезмәт хакы да түләнеп бара. Шулай ук Әнәк авылында да өй төзеделәр, ә имамы юк. Хезмәт хакы да түләп торачаклар, әмма бүген бирегә кайтучы күренми. Авылларга имамнар җитми, монысы – хак, әмма бу мәсьәләне без, имамнар, яки Диния нәзарәте генә чишә алмый. Район җитәкчелеге, хуҗалык рәисләре белән бергәләп хәл итү зарур. Миңа калса, хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел бу.
– Әнәк агрофирмасы егермегә якын авыл имамына хезмәт хакы түли, дидегез. Калган авылларда моңа карата аңлашылмаучанлык чыкмыймы? Аларның да бит хезмәт хакы алып эшлисе килә торгандыр.
– Алай ыгы-зыгы чыкмый. Пенсия яшендәге имамнар моңа табигый карый. Алар күбрәк яшьләр турында борчыла. Чөнки авыл мәчетендә эшләргә яшь имамнар кирәген алар да яхшы аңлый.
– Тиздән Корбан гаете җитә. Үзәк мәчет янында корбан чалу өчен махсус урын төзи башлагансыз икән. Шәһәрләрдә бу бәйрәм вакытында сарыкның тиреләре, аяклары, башлары аунап яткан урыннарны күргәч, кайберәүләр шикаять язганнар иде. Әлеге корбан чалу урынын булдыру әлеге вәзгыятьтән чыгып эшләндеме?
– Бу – хакимият җитәкчелегенең ярдәме белән башланган эш. Райондагы эшмәкәрләрнең дә ярдәме бик зур. Мәчеттән ерак китмичә, бөтен шартларын булдырып, канализацияләрен эшләп, җылы суларын кертеп төзелгән бина хакында күптәннән хыяллана идек. Чөнки, безгә корбан чалып, аны эшкәртеп бирсәгез, акчасын түләр идек, дип мөрәҗәгать итүчеләр бик күп иде. Аларның өлешен бүлеп бирәбез дә калганнарын үзебез өләшәбез. Мәчетебездә шәкертләребез укый. Корбан гаете вакытында аларга да өлеш чыгаралар. Гомумән, биредә ел саен маллар чалынып тора. Актаныштагы балалар бакчаларына, мәктәпләргә, мәдрәсә шәкертләренә берникадәр корбан ите бүленеп бирелә.
– Үзәк мәчеттәге мәдрәсә турында әйтеп киттегез. Бу дини уку йорты рәсми рәвештә ачылмаган бугай әле?
– Рәсми рәвештә ачылмаса да, район җитәкчелеге бу хакта хәбәрдар. Без биредә шәкертләр өчен яшәү урыннары булдырып, өч тапкыр җылы ризык белән тәэмин итәбез. Менә шул егетләребез җәй көне үз авылларында балаларга дини белем бирә.
– Шәкертләр генә түгел, мәчеттә хатын-кызларны да укытасыз икән. Алар арасында авыллардан килеп белем алырга теләүчеләр күп...
– Былтыр мәдрәсәдә туксанга якын хатын-кыз белем алды. Аларның күпчелеге авыл җирлегеннән. Менә шул ике-өч ел мәдрәсәдә укып чыккан апаларыбыз үзләренең авылларында халыкка дини гыйлем бирә. Бүген районда 34 мөгаллимебез бар. Шөкер, елдан-ел дини белем бирүгә ихтыяҗ арта. Бу безне бик тә сөендерә.
Алсу Хәсәнова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 166, 11.10.2013/)