Намаз уку ярышы

20 гыйнвар 2012 ел 10:25

8 гыйнвар көнне Тукай районының Теләнче Тамак авылында балалар арасында намаз уку ярышы оештырылды.

Әлеге бәйге район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харисов башлангычы белән үткәрелде. Кичәгә ата-аналар гына түгел, дин, әхлак тәрбиясе белән кызыксынган күп кеше җыелган иде. Җәүдәт хәзрәт дөрес әйтә: дин тоту, намаз уку – сәламәт яшәү рәвеше дә ул.

Ярышта 21 ир һәм кыз бала катнашты. Мусзавод, Малтабар, Иштирәк, Яңа авылларыннан да килгәннәр иде. Теләнче Тамактан 9 бала катнашты. Алар дин гыйлемен күркәм генә үзләштерә башлауларын күрсәтте. Гомумән, шәкертләрнең зәвык белән киенүләре, үз-үзләрен тотышлары барыбызга да ошады.

Шәмсеруй ЗӘКИЕВА.

Тукай районы

Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана