Сорау: Әссәламү галәйкүм! Кибетләрдә мәчеләр өчен махсус ризык сатыла, аларның ите, әлбәттә, хәләл түгел. Мондый ризыкны мәчегә ашатырга ярыймы?
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Хәзер мәчеләр өчен чыгарыла торган ризыкның составында хайван компонентлары да (ит, ит ризыклары, балык) һәм үсемлек компонентлары да (яшелчәләр, бөртеклеләр) бар. Димәк, мондый әзер ризыкның составында хәләл булганы да, нәҗес булганы да, бигрәк тә хәләл булмаган ит, очрый дигән сүз.
Имам әл-Касаниның “Бәдаиг әс-сәнаиг” китабында болай диелә:
وروي عن أبي حنيفة رضي الله عنه أنه قال "كل شيء أفسده الحرام والغالب عليه الحلال فلا بأس ببيعه " ونبين ذلك وما كان الغالب عليه الحرام لم يجز بيعه ولا هبته كالفأرة إذا وقعت في العجين والسمن المائع وكذلك قال محمد في الزيت إذا وقع فيه ودك الميتة "إنه إن كان الزيت غالبا يجوز بيعه وإن كان الودك غالبا لا يجوز بيعه" لأن الحلال إذا كان هو الغالب يجوز الانتفاع به استصحابا ودبغا على ما ذكرنا في (كتاب الطهارات) فكان مالا فيجوز بيعه وإذا كان الحرام هو الغالب لم يجز الانتفاع به بوجه فلم يكن مالا فلا يجوز بيعه
بدائع الصنائع للكاساني ت587ه (562/6) دار الكتب العلمية
“Әбү Хәнифәдән, Аллаһ аннан разый булсын, китерелә: “Хәрам белән кушылган, әмма хәләл өлеше күбрәк булган әйберне сату тыелмаган”. Димәк, әгәр хәрам күбрәк икән, аны сату тыела, мәсәлән, тычкан төшкән май яисә камырны. Шулай ук Мөхәммәд [ибн әл-Хәсән] үләксә мае төшкән май турында болай дигән: “Әгәр үләксә мае күбрәк икән, андый майны сатарга ярамый”, чөнки хәләл артыграк булганны куллану ярый <…> әгәр хәрам күбрәк булса, аны куллану ярамый”.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, без сезгә төп компоненты балык аксымы булган әзер ризыклар яисә ите 50% тан артмаган ризыклар сатып алырга киңәш итәбез.
Ә Аллаһ яхшырак белүче!