Мәченең селәгәе нәҗесме?

04 июнь 2020 ел 10:17

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Белүемчә, ерткыч хайваннарның селәгәе, нәҗесе – авыр нәҗесләрдән. Мәче дә ерткыч хайваннар төренә карый бит, димәк, аның дә селәгәе нәҗес була? Ә өйдә мәче тоту ярый диләр. Аңлатыгыз әле.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Мәче – ерткыч хайван, димәк, аның селәгәе нәҗес санала, әмма хәнәфи мәзһәбендә шундый кагыйдә бар: теге яки бу мәсьәлә буенча карар чыгарганда, ачык дәлил – аять, хәдис яисә сәхабәләрнең фәтвәсе – булганда, мантыйк (логика) һәм кыяс (аналогия) исәпкә алынмый.

Бу очракта галимнәребез Пәйгамбәребезнең (сгв) түбәндәге хәдисенә таяналар:

إنها ليست بنجس، إنما هي من الطوَّافين عليكم

“Ул (мәче) – нәҗес түгел, ул бит сезнең белән бергә яши” (Тирмизи, Әхмәд һ.б.).

Үзенең “Әл-Мәбсүт” хезмәтендә имам Әс-Сәрахси бу хәдисне түбәндәгечә шәрехли:

أشار إلى العلة، وهي كثرة البلوى لقربها من الناس

“Ул (хәдис) – сәбәпкә (мәченең чиста хайван булуына) ишарә”.

Шулай итеп, мәче, аның селәгәе, йоны чиста санала. Бары тик мәче эчкән суны гына тәһарәт өчен куллану ярамый, чөнки мәче чиста булмаган ризык ашаган булырга мөмкин. Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана