Бүген Нәзарәттә «Благонравие праведников» китабы буенча Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан туры узды

15 август 2021 ел 13:13
Бүген Нәзарәттә «Благонравие праведников» китабы буенча Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан туры узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 7 нче көнендә (15 нче августта), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Благонравие праведников» китабы буенча Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан туры узды. Бәйге, традиция буенча, изге Коръәннән аятьләр укудан һәм дога кылудан башланды. 

Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнденең «Благонравие праведников» китабы буенча Бөтенроссия бәйгесе Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан уздырыла. «Благонравие праведников» китабы Дагыстанда гына түгел, аннан читтә дә танылу алды. Бестселлер хәзерге вакытта җәмгыятькә һәм кешеләргә хас булган кимчелекләр турында сөйли, анда рухи авырулар турында Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре һәм бөек галимнәрнең фикерләре аша мәгълүмат бирелә һәм алардан «дәвалану» юллары тәкъдим ителә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Ул бу бәйгедә «Благонравие праведников» китабын яхшырак өйрәнү, күбрәк белем алу һәм менә шул файдалы, яхшы белемнәр белән танышу мөмкинлеге булган кешеләрнең катнашуын билгеләп үтте.

Бүген тест һәм язма биремнәр рәвешендә үткәрелгән Татарстан турында 39 кеше (аларга бәйгедә катнашу турында сертификатлар тапшырылды) катнашты: алар арасында яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде.  Аларның эшләренә мәртәбәле жюри әгъзалары - ислам фәннәре докторы, Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшит Фәизов, тарих фәннәре кандидаты, РИИның ислам теологиясе кафедрасы доценты, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, «Рәшидә» ислам-рухи белем бирү үзәге директоры Габдулла хәзрәт Гыйләҗев, Дагыстан Республикасы мөфтияте вәкилләре, бәйгене оештыручылар Әхмәд Расүлев һәм Әхмәдрәсүл Качалаев, ТР Диния нәзарәтенең дәгвъат бүлеге белгече Марат Сәлахов, ТР мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәт Хәйруллаев һ. б. бәя бирде.

Дагыстан Республикасы мөфтиятенең Татарстандагы вәкиле, бәйгенең оештыручыларның берсе Әхмәд Расүлев, иң беренче чиратта, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга әлеге конкурсны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бәйгенең максаты - Пәйгамбәребез һәм элгәре заманнарда гомер иткән гадел һәм әхлаклы кешеләр тормышы мисалында әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү. Сезнең бу бәйгедә катнашуыгыз инде җиңү дигән сүз. Барыгызга да уңышлар телим. Иң көчлесе җиңсен. Аллаһы Тәгалә сезгә ярдәм итсен", - диде ул, елмаеп. 

Әхмәд Расүлев хәбәр иткәнчә, иң күп балл җыйган өч кеше Дагыстанга бәйгенең өченче этабына чакырылачак. Алар өчен Дагыстан буенча экскурсион тур үткәреләчәк. Шулай ук Татарстан турында җиңүчеләр бүләкләү сертификатлары белән бүләкләнәчәк. Конкурсның өченче йомгаклау этабы 22 августта Махачкала шәһәрендә тест һәм язма биремнәр рәвешендә үткәреләчәк. Оештыручылар бәйгедә җиңүчегә Махачкалада фатир каркасын вәгъдә итә. Бәйге турында тулырак мәгълүматны Инстаграмда @konkurs_mrd аккаунтында табарга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана