РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казан мохтаҗларына зәкят чыгара

19 август 2021 ел 09:24
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казан мохтаҗларына зәкят чыгара

Бу көннәрдә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстан мөфтияте «Зәкят» хәйрия фондына зәкәт итеп җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр тапшыра. Теплицадан яңа гына җыеп алынган 17 тартма помидорны (барлыгы 90 килога якын) Гашурә көнен олуглап, Яшел үзән районында урнашкан “Тат.Ягода” эко-фермасы җитәкчесе, Ассоциация президенты Айдар Шаһимәрданов үз уңышыннан чыгарып бүлеп бирде. 

Яшелчәне “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре аерым пакетларга тутырып һәм вируслы инфекцияләргә каршы тору чараларын күреп, көн дәвамында  мохтаҗларга таратты. Күчтәнәч белән Казан шәһәренең караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләре, ялгыз әниләр, мохтаҗ, күпбалалы, азкеремле, инвалид балалар тәрбияләүче 15 азкеремле гаилә тәэмин ителде. Бүген шушы хәйрия чарасы кысаларында тагын 15 гаиләне шатландыру көтелә. Моннан тыш, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан зәкят буларак "Зәкят" фонды мохтаҗларын һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллимнәрен һәм шәкертләрен өстәп тагын 300 кг бакча җиләге белән тәэмин итәчәк.

- Әлеге саваплы эшне оештырган, мохтаҗларның хәлен белеп, безне сөендергән һәр кешегә Аллаһның рәхмәтләре булсын! – дип теләкләрен җиткерде фондка килеп гошер сәдакасын алучылар.

Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака һәм исламның биш баганаларының берсе. Ирекле, балигъ, үз акылында булган һәм нисабы булган һәр мөэмин-мөселман мөлкәтеннән бүлеп чыгарып зәкят түләргә тиеш.

Хәйрия чарасы агымдагы елның май аенда Татарстан мөфтияте һәм “РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе”нең Хәйрия фонды арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү нигезендә тормышка ашырыла. Киләсе атнага “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр бакча җиләге белән сыйланачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана