Чүпрәле мөхтәсибәте 2 тоннадан артык макулатура җыйды. Акчалар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә тотылачак

19 август 2021 ел 11:23
Чүпрәле мөхтәсибәте 2 тоннадан артык макулатура җыйды. Акчалар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә тотылачак

Шушы көннәрдә Чүпрәле мөхтәсибәте мәхәлләләр арасында макулатура җыю буенча акция игълан итте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районның һәр мәчете әлеге изге эштә актив катнашты, кайбер мәчетләр кәгазьне ел башында ук җыя башлаган иде. Шулай итеп, мәхәлләләр гомуми бәясе 14 мең 800 сум күләмендә 2 тоннадан артык макулатура җыйды.

Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов 100 килограммнан артык кәгазь җыйган мәчетләрне билгеләп үтте: Иске Чүпрәле авылы мәчете, Иске Кәкерледән “Самат” мәчете, Татар Бизнәсе, Каракитә, Түбән Чәке, Татар Шатрашаны, Кече Чынлы авылының “Ихлас” мәчетләре.

Мөхтәсиб ассызыклап үткәнчә, макулатура җыюдан кергән барлык акчалар Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондына тапшырылачак һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциясенә тотылачак.

Исегезгә төшерәбез, акция кысаларында мәктәп кирәк-яракларын алу өчен Татарстанның 100 күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләсенә ярдәм кулы сузылачак. 

Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә.

Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2004 8668 4499 (Динар Дамирович З. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана