РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 620 мең сум күләмендә сәдака тапшырды

20 август 2021 ел 12:31
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 620 мең сум күләмендә сәдака тапшырды

Бүген, Мөхәррәм аеның 12 нче көнендә (20 нче августта), Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм әлеге оешманың хәйрия фонды җитәкчелеге катнашында эшлекле очрашу узды. Кунакларны “Мөхәммәдия” тарихи комплексында Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Очрашуда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, ассоциациянең башкарма директоры Раил Валкаев, үсеш буенча директор Марсель Сабиров, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин катнашты. Очрашуга җыелуның төп сәбәбе – РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә матди ярдәме күрсәтү башлангычы белән чыкты. Узган ялларда ассоциациянең Private Clubның чираттагы утырышында Казанның мөселман эшмәкәрләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе өчен 620 000 сум күләмендә акча җыйды. Бүген РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Private Club резидентлары исеменнән әлеге хәйрия ярдәме Аллаһ ризалыгы өчен мәдрәсәгә тапшырылды. Татарстан мөфтие, уку йорты директоры Камил хәзрәт кунакларга изге башлангычлары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм акчаларның парталар һәм дәреслекләр алуга юнәлдереләчәген әйтте.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы мөфти Камил хәзрәт белән сөйләшүдә билгеләгәнчә, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам фәннәре буенча белем бирүче укытучыларга ярдәм итү тора. Ул ассоциациядә уңышлы эшләүче бизнесменнардан иганәләр җәлеп итү эше ничек оештырылуы турында сөйләде һәм ай саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды өммәт өчен төрле социаль әһәмияткә ия башлангычларга 2 миллион сумга кадәр акча юнәлтүен ассызыклады. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең иң зур хәйрия башлангычларына, мисал өчен, авыл имамнарына финанс ярдәм күрсәтү һәм халык арасында дини гыйлем тарату буенча “Гаилә дәресләре” проекты керә. Инициатива кысаларында Татарстанның битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре атна саен мәчетләрдә имамнарның укытучылык хезмәте өчен түлиләр. Проект  тулы көчкә агымдагы елның көзендә эшли башлаячак һәм бар республиканы колачлаячак. Әмма бүгенге көндә тәҗрибә сыйфатында ул Арча, Алексеевск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әлки мөхтәсибәтендә, Кама Аланында, шулай ук Казан шәһәре мәчетләрендә гамәлгә ашырыла. Проектка хәзерге вакытта 10 хәзрәт җәлеп ителде, алар атна саен ислам, әхлак, гарәп теле, намаз һәм Коръән уку буенча дәресләр уздырган өчен хәйрия ярдәме сыйфатында 2 мең сум күләмендә акча алалар. Дәресләр барлык теләүчеләр өчен дә бушлай уза.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең өстенлекле хәйрия проектларына шулай ук Татарстан Республикасы сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен оештыру да керә. Бүгенге көндә эшмәкәрләр көче белән «Казан молл», «Мега», «Сувар плаза», «Караван», «Порт» сәүдә үзәгендә шундый 5 бүлмә ремонтланган һәм ачылган инде. Якын арада “Тандем” һәм “Горки парк” сәүдә үзәгендә дә гыйбадәт бүлмәләре үз ишекләрен ачачак. Моннан тыш, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясендә авылларда мохтаҗ мөселманнарга азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча “Авылларга ярдәм” хәйрия проекты һ.б. актив гамәлгә ашырыла.

Айдар Равил улы сүзләренә караганда, республикада уңышлы эшләп килүче мөселман эшкуарлары яши, һәм алар Татарстанда Ислам үсешенә ярдәм итәргә әзер. Моңа бәйле рәвештә, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән ислам мәгарифен үстерү юнәлешендә багланышларга алып барырга әзер булуын әйтте. Камил хәзрәт кунакларны мөфтиятнең белем бирү өлкәсендәге проектлары белән таныштырды һәм Айдар Шаһимәрдановка хезмәттәшлек өчен рәхмәт хаты тапшырды. «Эшлекле чәй» вакытында җитәкчеләр тәгаен уртак башлангычларны тормышка ашыру турында килеште. 

Очрашу тәмамлангач, мөфти хәзрәт кунакларга яңартылган мәдрәсә бинасын күрсәтте. 

Бу Татарстан мөфтиенең РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчелеге белән беренче генә очрашуы түгел. Әлеге ике оешма арасындагы эшчәнлек РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы килешү нигезендә алып барыла. Бу килешү агымдагы елның май аенда имзаланды.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды рәсми битләре: инстаграмда — @bf_apm_rf, телеграмда чакыру-сылтама — https://t.me/joinchat/WEqhjA11-Xtq3Fe1, ватсапта — https://chat.whatsapp.com/HXn7lDgGijMIzsdb7xfkyX.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана