Азнакайда исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогына балык тоту спорт төре буенча Чемпионат көтелә

20 август 2021 ел 14:40
Азнакайда исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогына балык тоту спорт төре буенча Чемпионат көтелә

Мөхәррәм аеның 14нче көнендә (22нче августта) Азнакай мөхтәсибәте районның Балык тотучылар клубы белән бергәлектә мөселман яшьләре арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогына балык тоту спорт төре буенча Чемпионат уздыра. Быел ярышларда катнашырга теләүчеләрне Азнакай районы Сукаеш авылы буасына чакыралар. Ярышның төп таләбе буенча бер уенчының бары бер генә кармакка балык тотуы рөхсәт ителә. Чемпионат бер турдан тора һәм ул 4 сәгать 30 минутны тәшкил итә. Җиңүчеләр тотылган балыкның күләменнән чыгып билгеләнәчәк.

Ярышларда катнашу өчен язылырга теләүчеләр +7 917 258-94-27 телефон номерына мөрәҗәгать итә ала. Чарада 45 кешегә кадәр катнаша алачак, ягъни урыннар саны чикле! Теркәлү 5.00-6.00 сәгатькә, рәсми ачылыш 6.00-гә, җирәбә уйнату 6.30-га, ярыш башлану 7.30-га билгеләнгән. Балыкларны үлчәү 12.20-да, бүләкләү 13.30 сәгатьтә узачак.

Тотылган барлык балыкны, яңа уку елыннан шәкертләрнең туклану рационына кертү өчен, Ютазы районы Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсе ашханәсенә җибәрү ниятләнә. Ярышлар Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте башлангычы белән 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана