Мөфти халыкны кабул итте

24 август 2021 ел 15:30
Мөфти халыкны кабул итте

Бүген, Мөхәррәм аеның 16нчы көнендә (24нче августта), Казанның Колшәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Традиция буенча, сишәмбе иртәсендә алдан язылып килүчеләр ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында мөфти белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен җиткерде, киңәш, нәсыйхәтләр сорады. Мөфтигә барлыгы унлап кеше мөрәҗәгать итәргә өлгерде.

Беренче булып фидакарь шәхесләребезнең берсе – Казанның Соцгород бистәсендә яңа төзелеп килүче “Тәүфикъ” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Әюпов хәзерге вакытта төзелеш эшләренең барышы белән таныштырды, мәчетнең эскиз проектын күрсәтте. Мәчетнең цоколь катында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, кухня, ике уку сыйныфы урнашачак, беренче катта 240 квадрат метрлы намаз уку залы булачак. Төзелеш узган елның маенда башланган иде. Хәзерге вакытта мәчеттә, җомга, гаеттән кала, биш вакыт намаз уку өчен мөмкинлек бар. Мәчет халык акчасына төзелә, бу эштә ике меңнән артык кеше үзенең матди-финанс ярдәмен күрсәткән. Мөхәммәд хәзрәт барлык эшләрне декабрь аена тәмамлау планнары хакында җиткерде.

Тагын бер кардәшебез – Казаннан Рәхимҗан абый Сөләйманов ел саен нәзарәт күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2006) хөрмәтенә уздырып килгән Саматов укулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, халкыбыз тарафыннан рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү буенча кайбер тәкъдимнәре белән бүлеште. “Габделхак хәзрәт Саматов дини күтәрелеш елларында үзеннән зур өлеш кертте. Аның мирасын саклавыгыз, онытмавыгыз өчен зур рәхмәт”, – диде ул.

Ә менә Чаллыдан килгән Радик Закиров инвалидларны спортка җәлеп итү һәм хәйрия ярдәмнәрен оештыру буенча үтенечләрен җиткерде. Радик әфәнде Түбән Камада “Шинник” спорт комплексында сәламәтлеге чикле кешеләр өчен физик тәрбия, фитнес дәресләре оештыра. Биредә 3 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге кешеләр шөгыльләнә. Ул инвалидлар белән бу эшне 1999 елдан бирле алып бара. Әлеге тырышлык, фидакарьлекне мөфти хәзрәт югары бәяләде, соклануын белдерде.

Казанның 183 нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Арсланова белән ислам мәгарифе инфраструктурасын үстерү хакында сүз барды.

Ә менә Кайбыч районы Хуҗа-Хәсән авылыннан килгән 84 яшьлек Вячеслав Данилов үзе төзегән ике катлы “Татарстан Республикасы Тау ягы татар керәшеннәре” музее белән таныштырды. Музей узган елның октябрендә ачылып эшли башлады. “Музейда татар халкының тарихын өйрәнү өчен зур чыганаклар бар, без аңа дәүләт статусы бирелүен телибез”, – диде ул. Узган елны мөфти музейда һәм зиратта булуын искә төшерде, төбәк тарихын һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән шәхескә зур соклануын белдерде.

Халыкны кабул итүне атна саен сишәмбе иртәсендә Колшәриф мәчетендә дәвам итү ниятләнә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана