Алабуга мөхтәсибәтендә юлчылар өчен яңа мәчет ачылды

25 август 2021 ел 18:46
Алабуга мөхтәсибәтендә юлчылар өчен яңа мәчет ачылды

Бүген, Мөхәррәм аеның 17 нче көнендә (25 августта), Алабуга районында тантаналы шартларда «Дилә» мәчете ачылды. Тантанада рәсми затлар, дин әһелләре, иганәчеләр, кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты.

Әлеге мәчет Поспелово авылы янында М7 трассасында урнашкан. Анда, җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый ала. «Дилә» мәчете 2018 елда төзелә башлады. Бер катлы мәчетнең мәйданы –115 квадрат метр. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә бүлмәләре бар.

Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров район халкын ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән котлады. Ул, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ихлас котлау сүзләрен җиткереп, бу изге эштә катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан соң район халкы һәм кунаклар яңа мәчеттә җәмәгать белән өйлә намазы укыды.

Моннан тыш, юлчыларга уңайлы булсын өчен мәчет янында хәләл кафе да ачылды.

Бүгенге көндә Алабуга мөхтәсибәтендә 11 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана