Мөфти Арча мөхтәсибәтендә Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге төзелеше белән танышты

25 август 2021 ел 19:14
Мөфти Арча мөхтәсибәтендә Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге төзелеше белән танышты

Бүген, Мөхәррәм аеның 17 нче көнендә (25 августта), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кукмара районына эшлекле сәфәреннән соң, Арча мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты. Биредә ул Арча Үзәк мәчете янәшәсендә төзелә торган Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәген карады.

Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин мөфтигә бер ай эчендә күтәрелгән өч катлы бинаны күрсәтте, бүлмәләрнең урнашу тәртибе белән таныштырып чыкты. Биредә уку сыйныфлары, конференц-зал, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алачак.

Үзенең сәфәре барышында мөфти хәзрәт шулай ук Арча Үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган Коръән ятлау дәресләрен карады. Хәзерге вакытта анда 8-15 яшьлек балалар өчен тәхфиз дәресләре уза – алар остазлары, Коръән-хафиз Исмәгыйль хәзрәт Абдусамадов җитәкчелегендә Коръән ятлыйлар. Хәзерге вакытта дәресләргә 9 малай, 9 кыз йөри. Буш вакытта балалар мәчет белән янәшә урнашкан Арча шәһәренең Үзәк паркында ял итәләр, уеннар уйныйлар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана