Татарстан мөфтие ТР Президенты җитәкчелегендә узган утырышта катнашты

28 август 2021 ел 15:08
Татарстан мөфтие ТР Президенты җитәкчелегендә узган утырышта катнашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 20 нче көнендә, (28 августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы һәм 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм үткәрү буенча республика оештыру комитетының уртак утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара Казан Кремлендә узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан бик күп халыклар өчен туган йорт булып тора. Ә төрле милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны саклау республиканың уңышлы үсеше өчен кирәк булган шартларның берсе. Президент шулай ук игътибарны республикада дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрнең уңай үсешенә юнәлтте. Татарстанда этноконфессиональ инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Президенты туган телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүнең дәүләт органнары эшчәнлегендә өстенлеке юнәлешләрдән булуын билгеләп үтте. Туган телләрне өйрәнү белән бәйле мәсьәләләргә игътибар бирергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш кертүче милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеген аерым билгеләп үтте. Президент шулай ук социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен дә яңгыратты: татарстанлыларның 80% тан артыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли.

Президент агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында Бөтенроссия халык санын алу узачагын искә төшерде һәм әлеге чараны оешкан төстә сыйфатлы итеп уздырырга чакырды. 

Аннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру барышында милли мәгарифкә һәм этномәдәни үзенчәлекләрне ныгытуга кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турындагы төп чыгышны ясады.

Фотосурәтләр ТР Президенты сайтыннан алынды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана