Лаеш районы Усад авылында мөфти катнашында чишмә һәм җеназа комплексы ачылды

02 сентябрь 2021 ел 17:00
Лаеш районы Усад авылында мөфти катнашында чишмә һәм җеназа комплексы ачылды

Бүген, Мөхәррәм аеның 25 нче көнендә (2 нче сентябрьдә), Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчете янәшәсендә чишмә һәм җеназа комплексы ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” Автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе, чишмә ачылуына үзеннән зур өлеш керткән Азат Гайнетдинов, иганәчеләр, мәхәллә халкы, дин әһелләре, кунаклар катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында сәдакатуль җариянең әһәмиятенә тукталып үтте: “Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисеннән беләбез ки, файдалы гыйлем, изге бала, дәвамлы сәдака калдырсак, аның савабы безгә Кыямәткә кадәр килеп торачак. 2019 елда Усад авылында – “Ихлас” мәчете, хәзер чишмә ачылды. Мәчет эшләп торганда, чишмә булганда, аларга өлеш керткән кешеләргә савабы Кыямәткә кадәр барып торачак. Бу чишмәгә өлеш керткән кешеләрдән Аллаһ разый булсын!”– дип белдерде һәм әлеге изге эштә катнашучыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов үз чыгышында “Ихлас” мәчетен тулы бер комплексны тәшкил иткән үрнәк мәчет дип атады. Биредә иредә балалар һәм яшьләр өчен спорт мәйданчыклары бар, мәчеттә уку сыйныфлары эшли. Бүген исә чишмә һәм җеназа комплексы ачылды. Аның фикеренчә, бүген ачылган чишмә Усад авылында су җитмәү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.  

Азат Гайнетдинов мәчетләр янәшәсендә чишмәләр, спорт мәйданчыкларын булдыру тәҗрибәсен башка мәчетләр белән дә бүлешү тәкъдиме белән чыкты. Лаеш районының башка авылларында да чишмәләр булдыру нияте бар. Әлеге объектлардан бар кеше дә файдалана алачак. Әйтергә кирәк, Азат Гайнетдинов җитәкләгән оешма чишмәне ачу башлангычы белән чыкты һәм аны гамәлгә ашыру буенча мәчет белән уртак эш алып барды.

Бүген мәчет янәшәсендә тагын бер бина – җеназа комплексы ачылды, аны аеруча күпкатлы йортларда яшәүчеләр көтеп алды. Биредә бар яктан җиһазландырылган, ир-ат һәм хатын-кызлар мәетләрен юу өчен махсус бүлмәләр һәм көтеп тору залы бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана