Бөгелмә районы мөхтәсибәте район башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнде

03 сентябрь 2021 ел 10:52
Бөгелмә районы мөхтәсибәте район башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Бөгелмә мөхтәсибәте активы Халыкара хәйриячелек көне алдыннан Бөгелмә районы иреклеләр берләшмәләре очрашуында катнашты. Очрашу "Игелекләр атнасы" акциясе кысаларында "Яшьләр сарае" үзәгендә узды.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил Хөснетдинов мөхтәсибәтнең иреклеләр эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Мөхтәсибәт, Бөгелмә муниципаль районында иреклеләр хәрәкәтенә керткән өлеше өчен, район башлыгы Линар Закировның рәхмәт хатына лаек булды.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана