Татарстан мөфтие РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов белән очрашты

03 сентябрь 2021 ел 15:54
Татарстан мөфтие РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 26 нчы көнендә (3 сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә РФ Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гавриловны кабул итте.

Әңгәмә барышында Сергей Анатольевич Камил хәзрәтне комитет эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды, игътибарны бигрәк тә рухи традицияләрне һәм гомумкешелек кыйммәтләрен саклау, аларны үсеп килүче буынга һәм яшьләргә тапшыру мәсьәләләренә юнәлтте.

Ул Татарстанның һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле милләт һәм төрле дин тотучылар арасындагы мөнәсәбәтләр һәм татулык өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән кызыксынуын белдерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, төрле милләтләр һәм төрле дин тотучылар арасындагы хезмәттәшлек өчен уртак булган мәсьәләләр, хәл итәсе проблемалар барлыгын әйтте. Алар төрле дини оешмаларның социаль хезмәт күрсәтү, халык арасында сәламәт тормыш алып баруны үстерү, наркомания һәм эчкечелекне кисәтү өлкәсендә уртак карарлар каблу итүне таләп итә. Быел август аенда Камил хәзрәт җитәкчелегендә Эльбруска беренче динара уңышлы экспедиция төрле дин вәкилләре арасындагы бу хезмәттәшлеккә дәлил булды. Моннан тыш, кичә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Анжела Вавилова исемендәге икенче хосписта күчмә киңәшмәдә катнашып, анда мөселманнар һәм православие диннәрен тотучылар өчен гыйбадәт бүлмәләре төзелеше белән танышты.

Сергей Анатольевичны шулай ук Татарстанда мөселман мәгарифе системасына һәм ислам әдәбиятын бастыруга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Хәзрәт кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу өлкәләрдәге эш тәҗрибәсе белән дә җентекләп таныштырды.

Камил хәзрәт Самигуллин Бүгенге очрашу истәлеге итеп,депутатка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрият йорты чыгарган басмаларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана