Казанда Коръән хафизлар үзәгендә Коръән фәннәренең тарихы һәм хәзерге торышы турында фикер алыштылар

15 сентябрь 2021 ел 16:25
Казанда Коръән хафизлар үзәгендә Коръән фәннәренең тарихы һәм хәзерге торышы турында фикер алыштылар

Бүген, Сафәр аеның 8 нче көнендә (15 сентябрь), КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Мөхәммәдсадыйк Иманколый исемендәге «Коръән фәннәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә РИУ һәм КИУ ректоры, ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге белгече Айнур Йосыпов, Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Габдрәшит хәзрәт Фәизов, КИУның укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, РИИның фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров һ. б. катнашты.

Традиция буенча чара Изге Коръән һәм дин уку һәм дога кылу белән башланып китте, шуннан соң РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

«Хәзерге татар дин әһелләренең бай мирасы актив рәвештә торгызыла. Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук тәфсирләр белән бәйле фән үсешенә - Коръән аңлатмаларын өйрәнүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Татар дин әһелләре бик тәфсирләр әзерләгәннәр – алар арасында Курсавиныкы, Иманколыйныкы, Хәмиди, Ногмани һәм башкаларныкы бар. Дин галимнәребез юкка гына тәфсир фәнен актив рәвештә үстермәгән – чөнки алар татар халкының Коръәнне аңлауларын теләгән. Шуңа күрә безнең бүген татар дин галиме Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның мирасы турында фикер алышырга җыелуыбыз бик мөһим. Студентларыбыз татар дини мирасының бөтен тирәнлеген һәм байлыгын күрә алачак", - дип билгеләп үтте Рәфыйк хәзрәт.

ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев татар дин әһелләрен җәдидчеләр һәм кадимчеләргә бүлү дөрес түгел, дип билгеләп үтте.

"Шул ук Мөхәммәдсәдыйк Иманкулый китап бастыруда, мәгарифне үстерүдә актив катнашкан, шул чордагы социаль-мәдәни, иҗтимагый үзгәрешләрне яхшы аңлаган. Шуңа бәйле рәвештә, без Иманколый мирасын бары кадимчелеккә генә бәйләп карый алмыйбыз, чөнки хәтта аның тәфсире дә «аңлауны җиңеләйтү» дип атала. Безнең конференция бу мәсьәләгә күбрәк ачыклык кертер дип ышанам», - диде Ринат Патеев.

Шулай ук Татарстан Республикасы мөфтие исеменнән Айнур Йосыпов һәм Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның оныкчыгы Зарипова-Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы чыгыш ясады. Аннары конференция чыгышлар белән дәвам итте. Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” тәфсиренең үзәнчәлекләре, Ислам энциклопедиясе буларак "Тәсһил әл-бәян" тәфсире, Коръәннең фразеологик берәмлекләренең структур-грамматик үзенчәлекләре, соңгы елларда әзерләнгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана