Мөфти «Кол Шәриф» мәчетендә халыкны кабул итте

22 сентябрь 2021 ел 13:20
Мөфти «Кол Шәриф» мәчетендә халыкны кабул итте

Бүген, Сафәр аеның 15 нче көнендә (22 нче сентябрьдә), Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Традиция буенча, алдан язылып килүчеләр ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында мөфти белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен җиткерде. Бүген мөфти хәзрәткә унлап кеше мөрәҗәгать итәргә өлгерде. Гозерләр нигездә татар халкына дини, тарихи мирасны кайтару белән бәйле иде. 

Хәзерге вакытта Казанда яшәп, иҗат итүче сәнгатькяр Базарбай Бикчәнтәев мөфти белән дастаннар – тарихи җырлар турында сөйләште. Камил хәзрәт аңа бүгенге көндә татар батыры образы өстендә эшләүләрен хәбәр итеп, хәрби рухны күтәрә торган бәет-мөнәҗәт иҗат итүен сорады. Мөфти хәзрәтләре Базарбай Бикчәнтәевны Болгар узачак Мәүлидкә чакырды. 

Казанда Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мәчетне төзүдә зур активлык күрсәткән Гали Фарукшин белән Гарәфи Кәримов мөфтигә шагыйрь-суфи, галим, дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче турында Әнвәр Шәриповның китабын бастыру буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерсә, Казаннан Нарим Ихсанов исә тәфсирче, дин эшлеклесе Мөхәммәдтаһир бин Әхмәдзәки Байтукани Тайсуганиның Коръән тәфсирен чыгару хакында фикерләрен җиткерде. 

Халыкны кабул итүне атна саен «Кол Шәриф» мәчетендә уза. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана