Мәскәү мөселманнары игътибарына: "Хозур" басмаларын 4 көн буе башкалада сатып алып булачак

24 сентябрь 2021 ел 09:40
Мәскәү мөселманнары игътибарына: "Хозур" басмаларын 4 көн буе башкалада сатып алып булачак

Бүген Мәскәүдә 34нче халыкара китап ярминкәсе ачылды (ММКЯ). Күргәзмә «Экспоцентр» үзәк күргәзмәләр комплексының 5 нче павильонында эшли. Биредә Россия төбәкләреннән килгән 200дән артык нәшрияты үз китапларын һәм программалары тәкъдим итә. Шул исәптә Диния Нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты да. Нәшрият башкалага яңа китаплар алып килде.

Нәшрият бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов сүзләренчә, ярминкәдә «Хозур»ның 50-дән артык басмасы катнаша. Алар арасында укучылар арасында зур популярлык казанган китаплар да — «Зубдатуль-Бухари. Сахих аль-Бухари. Краткое изложение», «Алты бармак», «Калям Шариф. Перевод смыслов», «Порядок совершения намаза», «Семьдесят пять вопросов об Аде», «Девяносто девять вопросов о Рае», «Ислам диине: яшүсмерләр өчен» һ.б.

Ярминкә 27 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. «Хозур» нәшрият йорты экспозициясе 5.1 залының B22 секторында урнашкан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана