Татарстан мөфтие Минск Җәмигъ мәчете имамы Максат хәзрәт Овезов белән очрашты

24 сентябрь 2021 ел 17:30
Татарстан мөфтие Минск Җәмигъ мәчете имамы Максат хәзрәт Овезов белән очрашты

Бүген, Сафәр аеның 17 нче көнендә (24 нче сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» иҗтимагый оешмасының фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе, Минск шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Максат хәзрәт Овезовны кабул итте. Кунак иң беренче чиратта Камил хәзрәткә Беларусь мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Камил хәзрәт исә аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы казанышлары һәм мөфтият үсешенең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Ә иртәгә, 25 сентябрьдә, Максат хәзрәт төнге намаздан соң Казан шәһәренең "Зәңгәр" мәчетендә «Коръәннең беренче кулъязмалары» дигән темага лекция үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек 2019 елдан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми республика делегациясе составында Минск шәһәренә эш сәфәре белән килгәч гамәлгә ашырыла башлый. 

Бу сәфәр барышында Камил хәзрәт Беларусь мөфтиенә Минскида нәшер итү өчен ТР Диния нәзарәтеннән Коръән басмасының электрон чыганакларын бирде. Нәтиҗәдә Коръәннең Казан басмасы Беларусь Республикасы Президенты Аппаратының вәкиллек максатлары өчен махсус тираж белән нәшер ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана