Татарстан мөфтие Дагыстанда VIII Халыкара динара яшьләр форумында катнаша

27 сентябрь 2021 ел 17:27
Татарстан мөфтие Дагыстанда VIII Халыкара динара яшьләр форумында катнаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә эш сәфәре белән Дагыстан Республикасында. Биредә бүген терроризм идеологиясен таратуга каршы тору мәсьәләләре (проблемалары) буенча VIII Халыкара яшьләр форумы ачылды, ул 3 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумны оештыручылар - ТР Милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы, Дагыстан Республикасы мөфтияте, Рус Православие Чиркәвенең Махачкала епархиясе һәм Дагыстан Республикасы яһүд җәмгыятьләре Советы. Форумда Дагыстан, Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 150дән артык төрле дин вәкилләре катнаша.

Форумның төп максаты - динара багланышларны ныгыту. Бу, һичшиксез, барлык сәламәт көчләрне төрле куркынычларга һәм заманның глобаль каршылыкларын чишүдә берләштерергә ярдәм итә.

Форум программасы үз эченә дин белгечләре һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә экспертлар катнашында бәхәс мәйданчыклары, интеллектуаль һәм спорт чаралары, танылган сәясәтчеләр һәм спортчылар белән очрашулар, экскурсияләр, тренинглар, экологик акцияләр һ.б. ларны ала.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин форум кысаларында «Яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә илдәге дини мирас потенциалы» темасына вип-лекция укыячак, ә иртәгә «Терроризм идеологиясен кисәтү һәм аңа каршы торуның халыкара тәҗрибәсе» конференциясе кысаларында «Этноконфессиональ багланышлар тарихы: дөньядагы тәҗрибә» секциясендә чыгыш ясаячак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана