26 сентябрьдә Буа мөхтәсибәте Толомбай урманында квест үткәрде

28 сентябрь 2021 ел 10:51
26 сентябрьдә Буа мөхтәсибәте Толомбай урманында квест үткәрде

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, эктремизмга каршы айлык кысаларында уздырылды. Квестта Буа мөхтәсибәте мәхәлләләреннән төрле яшьтәге малайлар, мәдрәсә шәкертләре – барлыгы 30 лап кеше катнашты. Бу чараның төп максаты мөселман яшьләренең бердәмлеген арттыру, уйлау сәләтен арттыру, сабыр булырга өйрәтү иде. 

Районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин җыелган яшьләргә уенның тәртибен аңлатып үтте, уенчыларны 5 командага бүлде. Аларга урман буенча куелып чыккан биремнәрне табу һәм үтәү бурычы куелды.

Бөтен биремнәр үтәлгәч, нәтиҗәләр ясалды. 
1 урынны Ильяс хәзрәт командасы яулады.
2 урынга Габдеррахман командасы чыкты.
3 урынга Алмаз командасы лаек булды.
Уенда катнашкан һәрбер егеткә бүләк һәм диплом тапшырылды.

Квест “Хаҗилар” мәчете мәхәлләсе тарафыннан әзерләнгән пылау белән сыйланып, догалар кылып тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана