Махачкалада Татарстан һәм Дагыстан мөфтиләре очрашуы узды

28 сентябрь 2021 ел 14:50
Махачкалада Татарстан һәм Дагыстан мөфтиләре очрашуы узды

Бүген, Сафәр аеның 21 нче көнендә (28 сентябрь), Махачкалада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд әфәнде белән очрашты.
Ике тугандаш республиканың дини лидерлары төбәкләрдә дини вәзгыять турында фикер алышты, мөфтиятләрнең төрле өлкәләрдәге соңгы казанышлары турында сөйләште. Россия Ислам җәмәгатьчелегенең үсеш юнәлешләре һәм өммәт тормышында булган вакыйгалар, ислам тарихының аерым битләре турында фикер уртаклашты. Моннан тыш, Әхмәд әфәнде очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәткә «Далаил әл-хәйрәт» китабын тапшырды. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин – бу көннәрдә Дагыстанда эш сәфәрендә. Анда терроризм идеологиясен таратуга каршы тору мәсьәләләре (проблемалары) буенча VIII Халыкара диниара яшьләр форумы эшендә катнаша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана